Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рәмис Аймәтнең төрек телендә "Tuzaktaki özgürlük" ("Тоткындагы Ирек") исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты

Төркиянең «BENGÜ» басмаханәсендә төрек телендә Рәмис Аймәтнең "Tuzaktaki özgürlük" ("Тоткындагы Ирек") исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә  Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт үзе хәбәр итте. «Шигырьләремне төрек теленә танылган шагыйрә һәм галимә Атаман Каләбозан тәрҗемә итте, төрек теленә юлга-юл тәрҗемәне Чулпан Зарипова-Четин башкарды. Китапны чыгаруда ярдәм күрсәткән Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглуга зур рәхмәтемне белдерәм. Бу җыентыкта төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрем урын алды», – ди Рәмис Аймәт. Узган ел Р. Аймәтнең  «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында «Свобода в неволе» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Аны рус теленә Николай Переяслов һәм Сергей Малышев тәрҗемә иткән. Китап Николай Переясловның «Поэзия – это религия красоты» дигән кереш сүзе белән ачыла. Җыентыкның азагында филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллинаның «Индивидуальная чувственность» в поэзии Рамиса Аймета» дигән фәнни язмасы урын ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев