Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төрек рәссамы картиналарында татар бизәкләрен табып була

Бүген "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә төрек рәссамы Джанан Берберның "Алаимисема" ("Радуга") күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Юныс Әмра исемендәге институтның мәдәни чаралары кысаларында оештырылган. Джанан Бербер Россиягә күп картиналарын алып килә алмаган, шунлыктан яңадан Казанга килү теләге зур.

"Инде менә өч көн татар рәссамнарының эшләрен өйрәнәм, миңа бигрәк тә Харис Якуповның картиналары ошады", – дип сөйләгән Джанан Бербер.

Төрек коллегасының эшен каллиграф, рәссам Нәҗип Нәккаш югары бәяләгән. Аның сүзләренчә, Джанан Бербер картиналары көнчыгыш, суфичылык рухы белән сугарылган. "Картина орнаментлары татар бизәкләрен хәтерләтә. Ул уникаль стильгә ия, аның нигезендә төрек әдәби традицияләре салынган", – дип сөйли Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Нәҗип Нәккаш.

Күргәзмә ачылышында Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач, ТР Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф һәм фән, мәдәният, милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Анастасия Исаева, КФУ профессоры Әлфия Юсупова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, шагыйрә Розалина Шаһиева һәм башка зыялылар катнашкан.

Депутат Анастасия Исаева Джанан Берберның Казандагы күргәзмәсен зур мәдәни вакыйга дип атаган. "Джанан Бербер – уникаль рәссам. Аның картиналары безнең мәдәниятне баета һәм безне төрек рәсем сәнгате белән таныштыра" – дип җиткергән Исаева.

Вәкаләтле вәкил Турхан Дилмач ике халык арасындагы мәдәни багланышларны җәелдерергә кирәк , дип билгеләп үткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев