Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Торак-коммуналь хезмәтләр бәяләре буенча вазгыятькә анализ ясалачак

Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин торак-коммуналь хезмәтләр бәяләре буенча вазгыятькә анализ ясарга кирәклеген җиткерде. Президиум утырышында торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр үсеше турында КПРФ әгъзасы Хафиз Миргалимов искәртеп үтте. «Кешеләр ноябрь аена квитанцияләр алдылар, узган елның декабрь ае белән чагыштырганда бәяләр үсеше 35–40 процентны тәшкил итә. Октябрь белән чагыштырганда исә җылылык өчен бәяләр 20–25 процентка үскән. Кешеләр ни өчен шулай бу, дип сорыйлар. Шәһәрләр төрле, хезмәт күрсәтүчеләр төрле, ә пенсия һәм хезмәт хакы бер үк. Мөгаен, Дәүләт Советы утырышларының берсендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының төгәл сорауларга төгәл җаваплар белән докладын тыңлап китү кирәктер», – диде ул. Депутат фикеренчә, шәһәрләрдә һәм районнарда әлеге мәсьәләне өйрәнмичә бу сорауга җавап биреп булмый. «Без сайлаучыларыбыз куйган сорауларга җавап бирергә тиешбез», – дип билгеләп үтте ул. «Кешеләр коммуналь хезмәтләр өчен ахыргы исәп-хисап счетларын алгач, ел нәтиҗәләре буенча мәгълүматларны алырга кирәк, диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Шәһәрләр һәм районнар арасындагы аерманы анализларга һәм бу тенденцияне бәяләргә кирәк».

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев