Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төптән язылган тарих халыкка тиз барып җитә...

  Төбәк тарихын язучылар урыннарда шактый дәрәҗәле шәхесләр. Алар җирле халык белән якын аралаша. Милли аңны формлаштыруда нык йогынты ясыйлар, диде тарих фәннәре докторы Бөтендөнья татар конгерссы Башкарма комитеты бинасында узган матбугат очрашуында. Галим фикеренчә, төптән язылган тарих халыкка тиз барып җитә. Татарстанда Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте төзеләчәк Исегезгә төшереп узабыз Казанда 24-25 март көннәрендә  I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды  узачак. «Туган җир» журналының беренче саны әлеге корылтай делегатларына таратылачак. «Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» оештыру белән беррәттән, журнал нәшер итәргә дә уйладык, ди Дамир Исхаков. - Аның исеме «Туган җир», русча исеме «Родной край» дип аталачак, ике телдә дөнья күрер дип көтелә. Яңа журнал әлегә елга бер мәртәбә нәшер ителер, дип фаразлана. Журналны чыгару өчен тотрыклы финаслар булырга тиеш. Алга таба әйләнешкә кертергә өметләнәбез. Бу журналда башка төбәк тарихы материалларыннан тыш, шушы авылларда яшәгән уңышлы эшмәкәрләр турында да материаллар булырга тиеш. Башкаларга да үрнәк булу өчен, аларның уңыш алымнары белән таныштырырга кирәк».

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев