Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Төп проблема - Ислам җәмгыятенең таркаулыгы" - Резеда Сәфиуллина

Кичә “Татар-информ” матбугат үзәгендә “Мөселман лидеры мәктәбе”нә багышланган конференция узды. Конференциядә әлеге мәктәпнең оештыручылары: КФУ доценты Резеда Сәфиуллина-Аль-Анси, координатор Аммар Аль-Анси һәм КФУның ислам һәм ислам белеме үсеше ресурс үзәге вәкиле Ринат Мозаффаров катнашты. “Мөселман лидеры мәктәбе”нең максатлары турында Резеда Сәфиуллина: “Әлеге мәктәп быел дүртенче тапкыр узачак. Беренчесе 2014 елда булган иде. Безнең үзәктә төрле уку-укыту эшләре, фәнни проектлар башкарыла. Шуларның уңышлыларының берсе – “Мөселман лидеры мәктәбе”. Беренче елны төп идея мөселман инфраструктурасын булдыруга, проектлар төзүгә юнәлдерелгән иде. Без мөселманнар арасында актив, пассионар яшьләр барлыгын белеп, аларның энергиясен конструктив юнәлешкә җибәрү өчен, аларны бергә җыйган идек. Һәрбер елның үз үзенчәлеге булды. Вазгыятьтән чыгып, без программаны төзибез. Резеда Сәфиуллина быелгы үзәнчәлекнең интеллектуаль характер йөртүен әйтте. “Быелгы үзенчәлек интеллектуаль характерда булачак. Үзенә күрә хәзерге вазгыятьне анализлау һәм Ислам дискурсы үзенчәлекләренә сөйләшеп, аларны уртага салып, бәхәсләшеп, уңай һәм тискәре якларын ачыклау булачак”, - диде ул. “Биредәге төп проблема - Ислам җәмгыятенең таркаулыгы. Ислам өммәтендә дә эчке каршылыклар бар. Күп очракта алар гомум эшкә зыян китерә. Без бер-беребезне ишетергә, аңларга, уртак фикергә килү мөмкинлеген булдырырга теләдек. Безнең өчен бу үзенә күрә бер яңалык. Аны уңай оештырып чыга алырбыз дип өмет итәбез”, - дип сөйләде “Мөселман лидеры мәктәбе”н оештыручыларының берсе Резеда Сәфиуллина. “Мөселман лидеры мәктәбе” 21-24 ноябрьдә узачак. Чара КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү Институтының ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәге, Татарстан Диния нәзарәте, Россия ислам институты ярдәме белән оештырыла.    
Алмаз Шиһабетдинов, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев