Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Төп максатыбыз - "алтын хитлар" радиосы эшләү" - Илфар Кәримов (әңгәмә)

«Болгар радиосы»ның баш мөхәррире Илфар Кәримов радионың планнары, яңалыклары турында сөйли.
– Илфар, «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире вазифасына алынуыңа да хәйран вакыт узды. Эшкә кереп китүе авыр булдымы? – Һәр яңа башлангыч бераз куркыта инде ул. Шуңа да, баш мөхәррир вазифасын тәкъдим иткәч, шактый гына уйладым. Тик 12 ел радиода эшләгәнгә, бу эш миңа бик таныш булуын исәпкә алып ризалаштым. Бу – зур җаваплылык таләп итә торган эш. Хезмәттәшләрем ярдәм итмәсә, аны үзем генә башкарып та чыга алмас идем. Аллага шөкер, бердәм, тату коллектив булып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлибез. – Радиога эшкә килгән студент Илфар Кәримов, еллар узгач та, монда җитәкче булырмын дип уйлаган идеме? – Мин радиога университетның икенче курсында укыганда килдем. Алып баручы булып та түгел әле, ә радио уздырган чаралар турында татар телендә язмалар әзерләдем. Соңыннан, тавышың радиога туры килә икән дип, эфирга да куя башладылар. Әлбәттә, ул вакытта мин радионың баш мөхәррире булам дип уйламаган идем. Тик үсәргә, камилләшергә дигән максатлар һәрвакыт булгандыр. – «Болгар радиосы»н тыңлаучылар үзгәрешләрне тиз сизеп алдылар. Бүгенге көндә радионың форматын нинди дип билгелисең? – Төп максатыбыз – һәркемнең күңеленә хуш килердәй «алтын хитлар» радиосы эшләү. Ягъни безнең дулкыннарда 80нче, 90нчы, 2000нче елларның популяр җырлары яңгырый. Шулай ук тапшырулар күләме дә артты. Радионың узган гасыр урталарыннан ук тупланып килгән бай фонды бар. Хәзер дулкыннарыбызда фонд язмаларын кулланып эшләнгән тапшыруларны ишетергә була. Шулай ук ретро җырлардан торган радиоконцертлар, радиопостановкалар да тәкъдим итәбез. Замана сорауларына җавап бирә торган тапшырулар да җитәрлек. Кыскасы, һәркем күңеленә хуш килердәй тапшыруны, җырны ишетә ала дип уйлыйм. Әлбәттә, бу юнәлештә эшләнәсе эшләр күп әле. – «Болгар радиосы» бер генә бәйрәмне дә читләтеп узмый. Яңа чаралар, концертлар, хәтта экскурсияләр дә оештырыла. Тагын нинди планнарыгыз бар? – Дөрестән дә, безнең радио эше туры эфир, җырлар, тапшырулар белән генә чикләнми. Без һәрвакыт тыңлаучыларыбыз белән күзгә-күз карап аралашырга тырышабыз. Узган ел «Болгар радиосы» концертларын башлап җибәрдек, ел саен, Тукайның туган көненә багышлап, «Тукай эзләре буйлап» чарасын уздыру күркәм гадәткә керер дип уйлыйбыз. Узган ел Арча якларына, Тукай яшәгән якларга сәяхәт кылган булсак, бу елны тыңлаучыларыбызга Казан шәһәре буйлап, Тукай белән бәйле урыннарга автобус экскурсиясе оештырдык. «Болгар радиосы» алып баручылары экскурсовод булды. Чара Иске Татар бистәсендә концерт белән төгәлләнде. Шулай ук без ел саен Балаларны яклау көнендә зоопаркта концерт уздырабыз, Казан Сабан туенда төп мәйданнарның берсендә концерт куябыз. Инде 30 август – Республика һәм шәһәр көненә багышланган концертка әзерләнә башладык. Август аенда, гадәттәгечә, «Казан – Болгар» велоэстафетасы узачак, быел ул «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең 15 еллыгына багышлана. Кыскасы, алда чаралар бик күп әле. – Концертларга аерым тукталып узыйк. Һәр ай саен уңышлы гына оештырылып барган «Болгар радиосы» концертлары үткәрелми. Ни өчен? Кайчан яңартылачак? – Концертлар вакытлыча гына туктатылды, чөнки жәй айлары концерт сезоны булып саналмый. Әйткәнемчә, 30 августтан без яңадан-яңа көчләр белән концерт сезонын башлап җибәрәчәкбез. – Концертларны оештыру – «Болгар радиосы» продюсерлык үзәгенең төп максаты. Моннан кала әлеге үзәк нинди өлкәләрдә эшләр алып бара? – Продюсерлык үзәге эшчәнлегенең төп юнәлеше – җырчылар белән тыгыз элемтәдә булу. Алар белән төрле проектлар эшләү. Әйтик, шундый проектларның берсе – «Кайнар хит» хит-парады. Шулай ук төрле акция, чараларның музыкаль бизәлеше дә алар өстендә. – «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасына да тукталыйк. Чаналарның хәстәрен җәй көне күрергә кирәк дигән кебек, әлеге грандиоз тамашага әзерлек башландымы? – Дөрестән дә, без инде киләсе милли музыка премиясенә әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. «Алтын йолдыз» премиясен тапшыру тантанасы быел декабрьдә булыр дип көтелә. Инде бүгеннән үк без эфирда иң еш соралган җырларны күзәтеп, теркәп барабыз, тынлаучыларбыз арасында сораштырулар үткәрәбез, хит-парад җиңүчеләрен барлыйбыз. Милли музыка премиясенә халык сайлаган иң-иң җырчылар, җырлар гына лаек булачак. – Илфар, мөхәррирлек эшләре белән янып йөргән вакытта гади ди-джей булган вакытларың, эфирга чыккан мизгелләрең сагындырмыймы? – Күптән эфирда эшләгән юк инде. Кайвакыт студия яныннан узып киткәндә, бер генә сәгатькә булса да эфирга чыгып керәсе килә. Ләкин туры эфирны төшләремдә күреп саташам дип әйтә алмыйм. Бәлки киләчәктә үз проектым белән эфирга чыгармын. – Гади алып баручылар дигәннән, кастинг оештырып, ди-джейлар сафын киңәйтергә дигән планнар бармы? – Андый планнар юк түгел. Яңа сезоннан, көз айларына, яңа проект ачарга исәп. Анда яшь, энергияләре ташып торган яңа тавышлар, яңа көчләр кирәк булачак. Шуңа күрә радиода эшләргә теләге булганнар рәсми сайтыбыздагы яңалыкларны күзәтеп барсыннар. – «Болгар радиосы»н тыңлаучыларга теләкләрең. – Күңел тынычлыгы һәм күтәренке кәеф телим. Алары булса, барысы да булыр. Ә кәефегезнең яхшы булуын теләсәгез, «Болгар радиосы» белән бергә булыгыз. Без дә баш мөхәррир сүзләренә кушылабыз. «Болгар радиосы» – һәр татарның йөрәгендә! Бергә булыйк!
Әңгәмәдәш – Айсылу Хаҗиева, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев