Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Томск татар яшьләре Кәрим бай йортының тарихын өйрәнә

7 май көнне Томск татар яшьләре Кәрим бай йортында квест оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Кардәшләр” проекты җитәкчесе Ринат Нурмөхәммәтов хәбәр итте. “Уенны Кәрим бай йорты белән бәйле кызыклы мизгелләрне, серле вакыйгаларны, табышмакларны кертеп ясадык. Чара быел беренче тапкыр гына үтә. Билгеле инде, теләк белдерүчеләр бик күп. Әмма бу юлы “Кардәшләр” проектында катнашучы кунакларыбыз — Новосибирск, Кемерово, Красноярскидан килүчеләр генә мондый мөмкинлеккә ия. Чөнки безнең максатыбыз - Себердә яшәүче татар яшьләрен шәһәребез, тарихыбыз белән таныштыру”, - диде Ринат Нурмөхәммәтов. Кәрим Мөххәммәд Әмин улы Хәмитов - сәүдәгәр буларак танылган шәхес. Ул XX гасыр башында Томск шәһәренең иң бай кешеләренең берсе була. Тумышы белән Пенза ягыннан. Сәүдә эшеннән тыш, аңа табигатьтән телләр өйрәнү сәләте бирелгән була. Кәрим бай татар һәм рус телләрендә, шулай ук фарсы, гарәп, төрек телләрендә яхшы сөйләшкән. Хәмитов атлар үрчетеп сату белән шөгыльләнгән. Капиталының күп өлешен Рус-япон сугышы вакытында, ягъни 1904-1905 елларда туплый. Кәрим бай Томск өчен дә күп эшләр башкара. Аның ярдәме белән Кызыл җәмигъ мәчете, су каланчасы, училище, мәктәп, Таш күпер салына. Үзе һәм гаиләсе өчен 1904 елда төзегән утары Татар бистәсенең йөзек кашы булып тора.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев