Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмәндә унынчы тапкыр "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" төбәк бәйгесе узачак

18-28 яшькәчә татар кызларын һәм татар егетләрен үзләрен күрсәтү, әлеге үзенчәлекле бәйгенең тарихында үз эзләрен калдыру өчен кастингка чакыралар. Бу хакта Төмән өлкәсе татар конгрессы иҗтимагый оешмасы хәбәр итә. 2017 елда бәйгене оештыра башлаганга ун ел тула. Биредә 18 яшьтән алып, 28 яшькәчә яшьләр катнаша ала. Конкурс нәтиҗәләре 2017 елның 7 апрелендә Төмәннең “Нефтяник” мәдәният сараенда ясалачак. Финал тамашасында танылган артистлар, татар эстрадасы йолдызлары катнашачак, җиңүчеләргә күптөрле бүләкләр биреләчәк. “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” титулларына лаек булганнар акча сертификаты алачак. Җиңү яулаган кыз халыкара “Татар кызы - 2017” бәйгесендә Төмән өлкәсен тәкъдим итәчәк. “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” төбәк бәйгесенә кастинг 25-26 февральдә Төмәннең Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Тулырак мәгълүматны www. tyumen-ctk.ru сайтыннан алырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев