Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмәндә уникаль музыкаль фольклор материалларын туплаган җыентык басылып чыккан

Төмәндә Луиза Сөрмәтованың “Себер татарларының җырлары, бәетләре һәм мөнәҗәтләре” дип аталган уникаль музыкаль фольклор материалларын туплаган җыентыгы басылып чыккан, дип хәбәр итә Төмән өлкә газетасы. Җыентыкта авторның 1992-1998 елларда Төмән, Ялутар һәм Ярковский районнары авылларында фольклор экспедициясе вакытында җыелган материаллары беренче тапкыр тәкъдим ителгән.

Төмән мәдәният институтының музыка, театр һәм хореография факультеты деканы, культурология докторы, доцент Лилия Демина сүзләренчә, җыентыктагы Себер татарлары җырлары һәм башкаручыларның сурәтләре белән этнографик фотоматериаллар кергән компакт-диск зур кыйммәткә ия. Биредә 86 җыр һәм аларга татар һәм рус телләрендә шәрехләмә бирелгән. Кереш сүз өч - рус, татар һәм инглиз телләрендә язылган, ә җырларның поэтик текстларына рус телендә тәрҗемә  дә китерелгән.

Культурология докторы сүзләренчә, Себер татарларының җыр традицияләре жанр, тематика һәм яңгырашы ягыннан төрле. Репертуарда - лирик җырлар, бәетләр һәм мөнәҗәтләр. Луиза Сөрмәтованың фольклор материаллары бүген себер татарлары җырларын башкаручылар репертуарына, шулай ук төбәк мәдәният һәм мәгариф оешмалары уку программаларына керә алыр иде. Материаллар музыка һәм әдәби әсәрләр чыганагы булырга лаек.

- Төмән өлкәсендә себер татарларының халык җырлары үрнәкләре булып җыелган җырлар, бәетләр һәм мөнәҗәтләр фольклористикада беренче академик басма, - дип билгеләп үтә Себер татарларының төбәк милли-мәдәни автономия берлеге рәисе Фәузия Мәрганова. - Тупланма Россиядәге күпмилләтле халыкның җыр сәнгатендәге жанр төрлелеген, төсмерләрен ачык чагылдыра.

Әлеге җыентык Төмән өлкәсенең милли эшләр буенча комитеты һәм Төмән өлкәсе Думасы финанс ярдәме белән чыгарылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев