Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмәндә "Себер йолдызы-2017" һәм "Татар егете-2017" төбәк бәйгесе узачак

18-28 яшькәчә татар кызларын һәм татар егетләрен үзләрен күрсәтү, әлеге үзенчәлекле бәйгенең тарихында үз эзләрен калдыру өчен кастингка чакыралар. Кастинг 25-26 февральдә Төмәннең Татар мәдәнияте үзәгендә узачак, дип хәбәр итә Төмән өлкәсе татар конгрессы. Финал исә 15 апрельдә Төмәннең “Нефтяник” Мәдәният йортында, Татарстаннан чакырылган татар эстрадасы йолдызлары катнашында үтәчәк. Юбилей бәйгесе Төмән өлкәсенең Милләтләр эшләре буенча комитеты, Төмән өлкәсе Мәдәният департаменты, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Себер татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Төмән өлкәсенең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе ярдәме белән Төмән өлкәсе татарлары конгрессы, Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге һәм Төмән өлкәсенең татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырыла. Аның максаты - татар телен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклау, яшьләрне милли традицияләрдә тәрбияләү, талантларын ачу, яшьләргә үзара аралашу өчен җирлек тудыру. Кастингта татар телендә үзең турында сөйләргә, үзең белән таныштырырга, тарих, мәдәният, дин, гореф-гадәтләргә, традицияләргә кагылышлы сорауларга җавап бирергә, иҗади номерлар күрсәтергә кирәк булачак. Башка төбәкләрдән дә яшьләр катнаша ала, моның өчен үзең турында сөйләп, таныштырып, бәйгене оештыручыларга видеоязма юллау таләп ителә. Кастинг нәтиҗәләре буенча исә финалга җиде кыз һәм җиде егет чыгачак. Финал алдыннан 10-12 көн алдан аларга Төмәндә татар теле, татар тарихы, ислам дине нигезләре, милли бию, көрәш, милли аш-су буенча мастер-класслар бирәчәкләр. Бәйгедә җиңүчеләр, ягъни беренче урынны алган егет һәм кыз төп призга ия булачак - автомобиль сатып алуга сертификатлар белән бүләкләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев