Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмән татарларының "Музей төне" ничек үткән?

Төмән районы Ямбай авылы музеенда традициягә кергән “Музей төне” акциясендә “Вак бәлеш” фольклор ансамбле чыгыш ясаган. Бу турыда Төмән татарларының "Яңарыш" сайты хәбәр итте.
Төмән татарларының "Музей төне" чарасында “Вак бәлеш” фольклор ансамбле, ”Звездочки” җыр ансамбле чыгыш ясады. Алар матур җырлар, татар-халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган күренеш, уен-биюләр башкардылар. Тамашачылар Ислам Сафинның гармунда башкарган дәртле көйләрне дә бик хуп күрделәр. Ул әле тамашачылар белән төрле уеннар да оештырды", дип яза Рәүфә Кангазина. “Запастагы гүзәл әсәрләр” темасына үткәрелгән чараны музей хезмәткәре Халидә Садыйкова белән авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Әмирова алып барган. Алар музей күргәзмәсендә булмаган, ягъни запастагы экспонатлар - патефон, проигрыватель, магнитофон, телевизор, компьютерның кем тарафыннан һәм кайчан барлыкка килгәннәре турында сөйләгән, аларны музейга кем тапшырганын әйткән. Музейның башка бүлмәләрендә балалар өчен төрле мастер–класслар эшләгән. Балаларның эшләрен караганнан соң, "Әссәләмүгаләйкум, Себер” документаль фильмын тәкъдим итткәннәр.
Татар-информ Фото: yanarish72.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев