Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмән шәһәренең татар яшьләре чираттагы кичә оештыра

22 апрельдә Төмән шәһәренең татар яшьләре чираттагы “Фатирник” кичәсенә җыела. Төмән өлкәсе Татар яшьләр берлеге рәисе Сәит Тусмөхәммәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, “Фатирник”ны алар, асылда, Казандагыча, Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрә торган кичәгә охшатып оештыра.
“Казанда ул “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында уздырылса, безнең “Фатирник”та  төп тема – язны каршы алуга багышланачак. Мондый кичке җыеннар татар яшьләрен берләштерергә ярдәм итә. Кичәдә гитарада уйныйлар, шигырьләр укыйлар, мәзәкләр сөйлиләр. Аралашу татар телендә бара”, – дип сөйли Сәит.
“Яшьләргә без гаиләдә кебек җылы мохит тудырырга тырышабыз. Заманча музыка, җанлы аралашу – барысы да яшьләр өчен. “Фатирник”та диварга экран да эләчәкбез, шулай итеп теләгән һәркем караоке җырлый ала”, – ди Төмән өлкәсе Татар яшьләр берлеге рәисе.
Төмәндә “Фатирник” инде өченче тапкыр уздырыла. Гадәттә, кичәгә 50-70 кеше җыела. Анда катнашыр өчен оештыручыларга алдан гариза җибәрергә кирәк. “Фатирник” сәхнәсендә беренче тапкыр халык алдына чыгып үз талантын күрсәтүчеләр дә, профессионаллар да чыгыш ясый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев