Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмән шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә татар хатын-кызларының "Ныклы гаилә – дәүләт нигезе" дип исемләнгән конференциясе узды

Бу хакта Төмәннән Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайтына Зөлфинә Миннибаева хәбәр итә.

Форумны өлкәнең Милләтләр эшләре буенча комитеты һәм Төмән өлкәсе татар конгрессы ярдәмендә Төмән өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы үткәргән.

Конференцияне “Ак калфак”ның рәисе Бибинур Сабирова ачкан. Кунакларны Төмән Җәмигъ мәчете рәисе Галимҗан Бикмуллин, Төмән өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Насыров һәм башка күренекле затлар сәламләгән.

Конференциядә сүз милли гаиләне ныгыту турында барган, балалар тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган чыгышлар булган. Шулай ук Татарстаннан килгән кунак Фәүзия Бәйрәмова да катнашкан. Бибинур Сабированың “Сүзге” китабы киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителгән. Азакта “Ак калфак” оешмасына яңа рәис сайланган. Хәзер Төмәндә “Ак калфак”ны Римма Вәлиева җитәкләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев