Төмән шәһәрендә "Себертатар теле" көне бәйрәм ителәчәк

26 ноябрь көнне Төмәндә “Себертатар теле” көне бәйрәмен Татар мәдәни үзәгендә дүртенче тапкыр билгеләп үтәчәкләр. Чара себер татар телендә мәктәп дәреслекләре чыгаруга һәм себер татар телендә Википедиянең эшләп китү мәсьәләләренә багышланачак. Бу хакта филология фәннәре канидидаты, доцент, Төмән шәһәренең Себер татарлары милли-мәдәни автономиясенең рәисе урынбасары Максим Сәгыйдуллин белдерде.

“Тел мөстәкыйльлегенә дүрт ел”

Төмәндә “Себертатар теле” бәйрәме дүртенче тапкыр - 2013 елда Стандартлаштыру буенча халыкара оешмадан тел коды алган көннән бирле билгеләп үтелә. Нью-Йоркта урнашкан Стандартлаштыру буенча халыкара оешма мәсьәләгә читтән якын килеп себер татар теленә махсус тел коды биргән. Шул ук елны ул ЮНЕСКО тарафыннан юкка чыга баручы тел дип игълан ителгән.

“Бу код Россиядәге ГОСТка якын”, - дип аңлатты Максим Сәгыйдуллин.

Хәзерге вакытта себер татарларының санын төгәл әйтү шактый авыр, ди ул. Халык санын алу мәгълүматлары буенча 6700 себер татары бар булып исәпләнә, әмма рәсми булмаган чыганаклар 200 мең себер татары бар дип белдерә. “Бу саннан чыгып аларның күпмесе себер татар телендә аралашканын әйтү мөмкин түгел”, - диде Максим Сәгыйдуллин.

“Безнең тел нормага салынган”

Себер татарлары үз телләрен мөстәкыйль итеп таныту өчен иң элек беренче грамматик хезмәтләргә мөрәҗәгать иткәннәр.

Себертатар телен өйрәнүчеләр икегә бүленә. Кайберләре себертатар телен диалект дип санаса, икенчесе аны аерым тел дип исәпли. Максим Сәгыйдуллин әйтүенчә, себер татар теленең 1801 елда чыккан грамматикасында ул тел түгел, ә сөйләш дип аталган. Шунысын искәртергә кирәк, ул вакытта төшенчәләр бөтенләй башка мәгънә төсмере йөрткән. Хәзерге вакытта мөстәкыйль булып исәпләнгән телләрне заманында сөйләш дип атаганнар. Үзгәртеп кору еллары башлангач та, фәнни мәктәпләрдә бәхәс дәвам иткән.

“Диалект һәм тел аеру категорияләре шартлы. Кем нәрсә эзли, шуны таба. Мәсәлән, безнең телне үзбәкләр өйрәнсә, алар шактый уртаклыклар табып, аны үзбәк диалекты диярләр иде, казахлар да шулай ук. Безне татарлар өйрәнгәч, алар безне татар теленең диалекты итеп билгеләгәннәр. Татарстанга бәйле булмаган галимнәр Николай Томилов, Фоат Валеев, Суфыя Исхакова исә себер татар халкын аерым милләт, ә телләрен аерым тел дип тану ягында булганнар. Шушы булган хезмәтләргә таянып, без себертатар телен билгеле бер нормага салу өчен хезмәт куя башладык”, - диде Максим Сәгыйдуллин.

2011 елда себер татар теленең грамматикасы, соңрак лексикасы чыккан. Күп булмаса да, себер татар телендә әдәби китаплар да бар. Рус һәм себертатар телендә шәхси “Кәбәрце” (тат. “Хәбәрче”) газетасы чыга. Дәүләт карамагындагы матбугат чарасы юк.

“Себер татар теле бөтенләй башка”

Максим Сәгыйдуллин татар теле белән чагыштырганда, себертатар теленең фонетика системасы бөтенләй башка дип саный. Мисал итеп ул себер татар телендәге ц-лаштыру, дифтонглар, яңгырау тартыклар юклыгын атый. Лексикада татар теледә булмаган пыяс (суган), кавын (кыяр) сүзләрен китерде. Грамматикада да аермалар бар. Мәсәлән, фигыль заманнары үзгә. Киләчәк заманның бер генә формасы бар - парырым (татар телендә ике форма - барырмын һәм барачакмын). Татар телендә 5 үткән заман фигыль формасы булса, себер татар телендә алар сигез дип белдерде.

“Себертатар теленең татар әдәби теленнән ничек аерылуы турында озак сөйләргә мөмкин. Бу берничә мисал гына”, - диде Максим Сәгыйдуллин.

“Безнең үз дәреслекләребез булырга тиеш”

“Себертатар теле” көне бәйрәме уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәлдә сөйләшү себер татар теленең бүгенге проблемаларына багышланачак. “Безнең хәзер фәнни нигез булырлык хезмәтләр бар һәм безгә мәктәпләр өчен дәреслекләр кирәк. Себер татарлары күпләп яшәгән авыл мәктәпләрендә себер татар телен теләк буенча, үз туган телең итеп өйрәнергә мөмкин”, - дип белдерде Максим Сәгыйдуллин.

Ул себертатар телен алга сөрүче активистларның татар телен кире какмавын белдерде. “Бу тулысынча һәр аерым кешенең үз хокукы, әмма сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Ләкин шушы урында төп проблема килеп чыга. Себер татарлары үз телләреннән ояла. Себертатар теленә соңгы вакыйгаларга кадәр беркайчан да артык игътибар бирелмәде. Ул бары тик халык телендә генә яшәде. Бездә татар әдәби телен өйрәнделәр, татар әдәби китапларын укыдылар, халыкны һәрвакыт “дөрес”, әдәби татар телендә сөйләшергә өйрәттеләр һәм аларда туган телләренннән оялу хисе туды. Ул хәзер дә дәвам итә. Шуңа күрә алар татар әдәби телен дә үзләштермиләр, үз туган телләреннән дә оялалар һәм рус теленә күчәләр. Болай барса, тел юкка чыгарга да мөмкин”, - дип саный Максим Сәгыйдуллин.

Аның әйтүенчә, себер татарлары этник төркеме кайбер чыганакларга караганда безнең эраның V-VI гасырларда формалашкан. Аның саклануы үзе бер могҗиза, диде ул. “Хәзерге көндә глобализация бик тиз бара. Кешеләр аудиториясе зуррак булган телләргә күчәләр, азчылыкны тәшкил иткән телләр юкка чыга бара. Бу - канун. Без үзебезнең туган телнең гомерен булдыра алганча озынрак итәргә телибез. Туган телебезнең саклау һәм киләсе буынга тапшыру – ул безнең бурыч. Югыйсә, алар безне кичермәс”, - диде Максим Сәгыйдуллин.

“Себер татар телен интернетта таратырга кирәк”

Чарада катнашырга рус Википедия администраторлары Владимир Медейко һәм Дмитрий Жуков, Башкортстаннан башкорт Википедиясен алып баручы Рөстәм Нурыев теләк белдергән. Шулай ук чакырылган кунаклар арасында “Вконтакте” сайтында “Сибирские татары *туған телтә кәпләшәйек*” төркеме администраторы Марат Хәмзин, Пурехан Сыбыр булачак.

Утырышның икенче темасы интернетта себертатар телен таратуга багышлана. “Себертатар телендәге мәкаләләр хәзерге көндә вики-инкубаторда саклана (ягъни биредә билгеле бер телдә чыккан материаллар туплана бара, әмма тулы википедияга чыгарга мәкаләләр саны житми – "Татар-информ"). Без аны зур аренага чыгарырга тиешбез. Бу мәкаләләрнең санына бәйле. Википедияне себер татар телендә эшләтеп җибәрү буенча конкрет чикләүләр юк. Бәйрәмгә Википедиянең җитәкчелеге килә һәм нинди дә булса нәтиҗәләр ясалыр дип уйлыйм”, - диде Максим Сәгыйдуллин.

Шулай ук чарада Төмән, Омск, Ханты-Манси автономияле округыннан, Башкортстан Республикасыннан себер татарларының актив вәкилләре киләчәк. Луиза Сурметованың “Песни, баиты и мунаджаты сибирских татар” китабына презентация булачак, Фәүзия Марганованың "Себертатар кызлары" фотокүргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Кунаклар себер татар ашларыннан авыз итә алачак.

Дамир Исхаков: "Алар татар халкының бер этник төркеме"

Тарих фәннәре докторы, татар халкын өйрәнүче этнограф һәм демограф Дамир Исхаков татарларның һәрбер этник төркеменең тел мәсьәләләрен күтәрергә хакы бар дип саный. Аның әйтүенчә, һәрбер диалект үзен махсус код белән мөстәкыйль тел итеп терки ала, әмма моңа карап бернинди әһәмиятле үзгәреш кичерми. Себер татарлары теленә махсус код ясатучылар лингвистлар түгел һәм лингвистика өлкәсендә белемнәре юк, ди ул.

"Чынлыкта себер татарлары телендә бер диалект түгел, ә диалектлар системасы. Аларның кайсы диалектны, нәрсәгә нигезләнеп, себертатар теле итеп сайлаулары аңлашылмый ", - диде Дамир Исхаков.

Ул соңгы елларда себер татарларының үзләренең телләрен мөстәкыйль итеп саный башлаулары себер татарлары яшәгән регионнарда татар әдәби телен укыту бетерелү белән бәйле дип саный. "Төмән өлкәсендә туксанынчы еллар башында барлыгы 100 гә якын татар мәктәбе иде. Хәзер алар 15 ләп кенә һәм алары да чын татар мәктәбе түгел, чөнки анда татар теле һәм әдәбияты гына татар әдәби телендә укытыла. Шуңа күрә себер татарларының яшь буыны әдәби телне белми. Аңа карап себер татар сөйләшендә аралашуын туктатмады һәм тора-бара яшь буында себертатар телен әдәби тел итеп мәктәптә укытырга кирәк дигән фикер туды. "Себертатар теле" көнен бәйрәм итү дә шуның белән бәйле", - диде Дамир Исхаков.

Аның әйтүенчә, бу проблеманы башлангыч сыйныфларда диалектта укытып, аннан соң әдәби телгә күчеп чишү мөмкин булыр иде. Казанда бу өлкәдә укыту методикасы эшләнмәгән. Себертатар диалекты көнбатыш һәм урта диалектлардан аермалы буларак, татар әдәби телен төзүдә катнашмаган, шуңа күрә алар әдәби телдән ерак торалар. Алар татар халкының бер үзенчәлекле этник төркеме, әмма мөстәкыйль халык түгел", - диде ул.

Хәзерге вакытта тел мәсьәләсен күтәреп, себер татарлары үзләрен аерым халык итеп яздырырга тырышалар, ләкин себер татарларының күпчелеге бу фикерне хупламыйлар, ди Дамир Исхаков. Үз фикерен дәлилләп ул: "2002, 2010 елларда халык санын исәпкә алу буенча себер татарларының күп дигәндә уннан бере генә себер татары этносы булып язылды. Бүген себер төбәкләрендә яшәүче татарларның күбесе Идел буеннан чыгышлы, күченеп килгән татарлар белән кушылган", - диде.

Бу исә фикер аерымлыгына китерә һәм шуңа күрә этник төркемгә мөстәкыйль халык булып аерылып чыгарга тулы мөмкинлек бирми. Шуңа күрә галим мәсьәләнең куркынычы зур түгел дип саный. Шулай да Дамир Исхаков бу уңайдан Казанда диалектларны укыту мәсьәләсенә игътибар артыр дип өметләнә. Бу, аның фикеренчә, уңай күренеш. Икенче яктан, бу хәрәкәтләр милләтне бүлгәли һәм шуның белән зыянлы, ди ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: