Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмән шәһәрендә "Искиткеч әбиләр - 2017" бәйгесе узачак

Төмән шәһәренең «Татар мәдәнияте үзәге» муниципаль мәдәният учреждениесе «Удивительные бабушки — 2017» — «Искиткеч әбиләр — 2017» бәйгесен үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә. Бәйгенең максаты – өлкән яшьтәгеләрнең яшь буынны тәрбияләүдә ролен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау, үстерүгә өлеш кертү. Бәйгене үткәрү традицияләрне пропагандалауга, буыннан буынга тапшыруда, өлкән яшьтәге кешеләрнең табигый мөмкинлекләрен ачуда, иҗади сәләтне күрсәтү, үстерүдә ярдәм итә. Бәйге, гомумән, 50, 60, 70 һәм 80дә дә тормыштан ямь һәм тәм алып яшәргә мөмкин икәнлеген раслый. Бәйге финалы 25 мартта уза.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев