Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмән өлкәсенең "Яңарыш" татар газетасы баш мөхәрриренә ТР мактаулы исеме бирелгән

Төмән өлкәсенең “Яңарыш” татар газетасы баш мөхәррире Алсу Сәгыйтовага “Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде, дип хәбәр итә газета. "Яңарыш" редакциясенең хатлар бүлеге мөдире Рәүфә Кангазинага да Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылган. Әлеге бүләкләр турында Алсу Сәгыйтова: “Беренче чиратта бу югары исемне "Яңарыш” газетасының беренче мөхәррире Азат Сәгыйтовның туган көненә бүләк дип күрәм. Быел декабрьдә аңа 76 яшь тулган булыр иде. Бүгенге көндә дә Азат Сәгыйтов туплаган эшчән коллектив, остазыбызның якты истәлегенә тугры булып, эшен уңышлы дәвам итә. Бу эштә безгә Төмән өлкә хакимияте даими рәвештә рухи һәм матди ярдәм күрсәтеп тора. Икенчедән – грамоталы, дус-бердәм, ярдәмчел коллективыбызга, газета укучыларыбызга, хәбәрчеләребезгә, дусларыбызга һәм дә максатыбызның изгелеген, мөһимлеген күреп, хезмәтебезгә дөрес бәя биреп баручы Татарстан хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтемне белдерәм”, – дип әйтә. Төмән өлкәсе хакимияте ярдәме белән "Яңарыш" газетасының тәүге саны 1990 елның 15 сентябрендә дөнья күрә. Шул вакыттан бирле аның һәр саны бер дә соңармыйча вакытында чыгып килә. Азат Сәгыйтов ундүрт ел редакция белән җитәкчелек итә, ләкин вакытыннан алда вафат була. Шулай итеп, мөхәррирлек җаваплылыгы аның хәләл җефете Алсу Сәгыйтовага тапшырыла. Редакция өлкәнең әдәби, милли-мәдәни тормышын җанландыруга өлеш кертә, татар китапларын нәшер итәргә булыша, очрашулар, әдәби кичәләр оештыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев