Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмән өлкәсенең Ялутор каласында гомер итүче милләттәшләребез заманча түбәтәйләр тегә (фото)

Шундагы мәчеткә йөрүче әбиләр милли һөнәрләрне яңадан кайтара. Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов та аларның бу башлангычын күтәреп алган. Әбиләр яшьләр өчен махсус джинс тукымадан да түбәтәйләр тегә. Киләчәктә алар, үзгә технологияләр кулланып, яңа төр эшләнмәләр дә җитештерергә планлаштыра. «Без, мәчеткә төрле яшьтәге хатын-кызларны җыеп, белгечләр чакырып, алар өчен очрашулар оештырдык, - ди "Без бергә" балалар, яшьләр һәм әти-әниләр социаль үстерү Төмән төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Әлфия ханым Кәбирова. «Әбиләр һәм оныклар» студиясе ачтык. Монда өлкәннәр балалар өчен төрледән-төрле өйрәтү дәресләре уздыра башлады. Мәсәлән, милли аш-су, татарның традицион һөнәрләре белән таныштыру шундыйлардан. Әлеге дәресләрнең берсендә проектта катнашучы Гашия апа Василевская безгә түбәтәй тегү серләрен ачты. Әлеге милли баш киеменең тарихы белән таныштырды. Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә бу шөгыль кызыклы булып тоелды. Безнең «Әбием» дигән кәләпүшләр тегү проекты менә шулай туды да инде. Өлкән буын ханымнарга иҗади cәләтләрен үстерергә булышырбыз, дигән максат куйган идек. «Хатын-кыз мөмкинлекләр дөньясында» дигән проект барышында, әбиләребезнең күп нәрсәгә сәләтле, булдыклы икәнен күрдек, аларның иҗаты никадәр әһәмиятле булуына инандык. Тагын бер мөһим сәбәп бар иде –«Хатын-кыз мөмкинлекләр дөньясында» проекты ноябрьдә тәмамланса да, апалар аны туктатмауны, хезмәттәшлекне дәвам иттерүебезне сорады. Социаль эшкуарлык идеясе безне инде байтактан ымсындырып тора иде. Ялутор мәчетендә исә, бар теләкләр «бер төенгә укмашты. Безнең каршыга килеп басачак мәсьәләләрне хәл итәрдәй махсус бер оешма, социаль эшханә ачып җибәрергә карар кылынды», - ди ул. Проектны өч татар кызыа: Рамилә Канбәкова, Гөлнара Мәхмүтова, Әлфия Кәбирова тормышка ашыра. Рамилә чыгышы белән Татарстаннан булса, Әлфия белән Гөлнара Башкортстан якларыннан. «Әбием» проекты - туган якны сагыну хисенә дәва һәм дәү әниләрен хәтерләтә торган изге төшенчә, диләр алар. Узган елның ноябрь аенда гына «Социаль эшкуарлар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять итеп теркәлгәч, үз акчаларына материаллар, башка кирәк-ярак сатып алганнан соң гына «Әбием» проекты старт алган. Биредә татар кәләпүшләрен үзгә технология кулланып тегәләр икән. Киҗе-мамык материал, түбәтәйнең төплеге өчен Россиядә җитештерелгән тукыма файдаланыла. Милли баш киеменең һәр детале кулдан эшләнелә. Уңайлы, заманча түбәтәй сыйфатын саклый. Кесәгә тыгып йөргәндә дә бөкләнми, юсаң да чыдам, һәр көн киеп йөрсәң дә тузмый. «Әбием» проекты бүгенге көндә традицион кәләпүш-түбәтәйләр, шулай ук джинс түбәтәйләр җитештерә. Ялутор мәчете каршындагы «Әбиләр-оныклар» студиясе эше (Әбиләр айга ике тапкыр мастер-класслар уздыра) алып барыла. Ялутор каласының мөселман кызлары өчен кызыклы очрашулар уздыра. Мәсәлән, гыйнварда АКШта яшәүче мөселман активисты Хазами ханым Бармада белән "Телевизион күпер" үткәргәннәр икән. Якын араларда татар символикасы төшерелгән яңа эшләнмәләр чыгарырга ниятләп торалар. «Медовый край» балы өчен тышлык бизәлешен эшләү (Төмәндә яшәүче татар егете Ринат Фәйзуллин белән уртак проект) – әбиләр бал савытлары өчен матур бизәлеш ясый. Компаниянең продукциясен Россия һәм дөнья базарына чыгырга өметләнәләр. «Әлегә Татарстанның рәсми вәкилләре белән элемтәләребез юк, әмма Татарстаннан түбәтәйләргә заказ бирүчеләр бар инде. Өч джинс һәм никах өчен бер ак бәрхет түбәтәйне сезгә юлладык, ди оста куллар. «Әбием» түбәтәен сатып алган кардәшебез милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үзеннән бер өлеш кертә, милләтенә хөрмәт уята, картаймыш көннәрендә ялгыз калган әбиләргә ярдәм итә. Татар һөнәрчелеген фәкать татарлар үзләре генә саклап кала ала, дигән фикердә без» – ди Әлфия Кәбирова. Проект авторлары эшчәнлекләрен Интернетның социаль челтәрләрендә дә актив алып бара. Төмәндә уздырылган төрле чараларда катнашалар. Җирле радио-телевидениедән дә чыгыш ясарга вакыт табалар. “Татар әбиләре яшәгән күрше төбәкләргә дә юл ярып, анда да үз филиалларыбызны булдырасыбыз килә. Менә шундый кыю максатлар белән яшибез!” - диде «Социаль эшкуарлар» проектын гамәлгә куючыларның берсе Әлфия Кәбирова. Ялуторовск – Төмән өлкәсендә урнашкан кечкенә шәһәр. Ялуторовск районының халык саны 15621 гә җитә, шуларның 26 процентын татарлар тәшкил итә. Ә Ялуторовск шәһәрендә – 40000 кеше яши. 6% ы татар милләте вәкилләре.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев