Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмән өлкәсендә "Халкыбызның ике шагыйре, ике йолдызы" дип исемләнгән бәйге узды

Төмән өлкәсе Ялутор районы, Аслана мәдәният йортында  “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы рәисе Фәрит Корманов оештыруында  халкыбызның бөек шагыйрьләре – Г.Тукай һәм М.Җәлилнең юбилейлы еллары уңаеннан “Халкыбызның ике шагыйре, ике йолдызы” дип исемләнгән район нәфис сүз бәйгесе узды.

Чараны Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов дога сүзләре белән башлап җибәрде. Алып баручылар авыл китапханәчесе Асия Төлкебаева белән Нурсания Бабшанова рус һәм татар телендә тамашачыларны сәламләп, шигырь сөйләүчеләрнең сәләтләренә бәя бирүче жюри әгъзалары – Төмән шәһәреннән махсус чакырылган педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев һәм Курган өлкәсе, Йолдыз урта мәктәбендә социаль педагог булып эшләүче Рануш Сайбатталов һәм Фәрит Корманов белән таныштырдылар. Сүз авыл хакимияте башлыгы Илгиз Хәйруллинга бирелде.

Ул әлеге чараның укучыларда туган телебезне ярату, үстерү, тирәнтен өйрәнүдә мөһим урын алуын билгеләп, киләчәктә дә бергә тыгыз элемтәдә эшләп, балаларны кызыксындырып, шундый бәйгеләр үткәреп торырга дигән теләген белдерде һәм оештыручыларга рәхмәт әйтеп, нәфис сүз осталарына уңышлар теләде.

Форсаттан файдаланып Фәрит Зәки улы әлеге бәйгене үткәрүдә зур көч куйган матди һәм рухи ярдәм күрсәтүчеләргә оешма исеменнән Рәхмәт хатлары өләште. Аннары Аслана, Яңа Атьял, Иске Александровка мәктәпләре укучылары, Кактамак балалар бакчасы балалары Г.Тукай һәм М.Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләп, үзара ярыштылар. Укучылар үзләренең җитәкчеләре белән бик тырышып әзерләнгәннәр - шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Балаларның милли киемнәрдә сәхнәгә чыгулары чарага ямь өстәп, горурлык хисе уятты.

Берничә укучы үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып ишеттерделәр. Бәйгедә укучылардан тыш зурлар да бик теләп катнаштылар. Ә инде олы яшьтәге абый-апалар, әбиләрнең зур күләмле әсәрләрне кызыклы, сәнгатьле итеп сөйләүләре, үзе гаҗәп бер тамаша булды. Аларның актив булулары оештыручыларга киләчәктә өлкәннәр арасында шундый бәйге уздыруга этәргеч ясады.

Балаларның чыгышларын авыл мәдәният йорты җитәкчесе Илчан Хөснетдинов, Яңа Атьял мәдәният йорты директоры Нәбилә Галиева, Фәрит Корманов, Ялутор шәһәреннән Гөлфия Левкова, Аслана мәктәбе укучысы Роберт Сабиров башкарган матур җырлар тагын да тулыландырып, чарага ямь өстәде. Шул арада жюри әгъзалары укучыларның сәләтләрен бәяләп, урыннар биреп, бүләкләр тапшырдылар.

Мәктәпкәчә яшьлекләр арасында 1 урын – Г.Тукайның “Бала һәм күбәләк” шигырен сөйләгән Кактамак авылы балалар бакчасына йөрүче Карина Минназарова белән Илнар Аллаяров (җитәкчеләре Гөлнара Сирачева), 2 урын – Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт“ шигырен сөйләүче 4 яшьлек Диана Ярашова (Калмаклар, Галия Хөснетдинова), 3 урын – Г.Тукайның “Туган тел” шигырен сөйләгән Руслан Брызгаловка (Г.Сирачева) бирелде.

Башлангыч сыйныфлар арасында 1 урынга – Дамир Хәлилов (Аслана мәктәбе, укытучысы Алсу Исмәгыйлова), 2 урынга – Альбина Рәхимова белән Диләрә Дәминова (Яңа Атьял, Динара Усманова), 3 урынга – Аделина Исмәгыйлова (Аслана, А.Исмәгыйлова) чыктылар.

5-9 сыйныф укучылары арасында 1 урынны Диләрә Мукминова (Яңа Атъял, Эльвира Халикова), 2 урынны – Яңа Атъял мәктәбенең 7 сыйныф укучылары (Зөлфия Калгаманова), 3 урынны – Гөлнара Чамалетдинова (Аслана, А.Исмәгыйлова) алдылар. 10-11 сыйныфлар арасында 1 урынны - Элина Хисаметдинова (Яңа Атъял, З.Калгаманова), 2 урынны - Ойша Хисаметдинова (Яңа Атъял, З.Калгаманова) яуладылар.

Үзләре иҗат иткән әсәрләрен башкарган Элина Хисаметдинова белән Сумана Першаковага (Аслана) аерым урыннар бирелде. Яшьләр арасында 1 урынга - Галия Хөснетдинова, 2 урынга - Рузилә Ярашова лаек булдылар.

Яркәү районы, Тархан авылыннан килгән Сәгыйдә Хучарова туган авылына багышлап язган шигыре белән тамашачылар мәхәббәтен яулады.

Өлкәннәр төркемендә 1 урынны - Яңа Атъял авылыннан килгән 77 яшьлек Омкамал Абдрахманова, 2 урынны – 80 яшьлек Равзия Мәхмүтова (Яңа Атъял), 3 урынны – 63 яшьлек Бахит Алеев (Яңа Атъял) алдылар. Бердәм булып шундый күңелле, кызыклы, файдалы чара уздырган “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы, Аслана авыл хакимияте, авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе, Аслана, Яңа Атъял мәктәпләре, Кактамак балалар бакчасы җитәкчеләренә тамашачылар рәхмәтләрен белдереп, чарадан зур канәгатьлек кичереп таралдылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев