Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төмән өлкәсе татарлары конгрессы «Себер йолдызы-2017» һәм «Татар егете-2017» X ачык төбәк бәйгесен игълан итте

Бу хакта Төмән өлкәсе татарлары конгрессы үз сайтларында хәбәр итә. Кастинглар 25-26 февраль көннәрендә Төмән татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Бәйгедә 18 дән 28 яшькә кадәр булган төз гәүдәле, сөйкемле татар кызлары һәм егетләре катнаша ала. Бәйгегә спорт әзерлеге булган, этник тарихны белгән, мәдәниятне, традицияләрне, татар халкының гореф-гадәтләрен санлаган, татар телен белгән яки белергә һәм аны камилләштерергә омтылган, иҗади сәләтен күрсәтә белүче яшьләр килүен көтәләр. Бәйге финалы быел 7 апрельдә Төмән шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йортында узачак. Йомгаклау тантанасында танылган татар эстрадасы артистлары чыгышы ниятләнә. Бәйге финалистларын күпсанлы призлар көтә. «Себер йолдызы» һәм «Егет» титулларын яулаучыларны акчалы сертификатлар көтә, ә җиңүче Төмән өлкәсен «Татар кызы-2017» халыкара бәйгесенә тәкъдим итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев