Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тольятти шәһәренең җирле "Идел" татар җыр һәм бию ансамбле юбилеен үткәрде (фото)

Самараның Тольятти шәһәрендә җирле “Идел” татар җыр һәм бию ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган концерт узды. Бу хакта Тольятти шәһәр округы Думасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертны оештыручылардан берсе – Дума депутаты, Тольяттиның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәүф Кирасиров.

Концерт шәһәрнең Мәдәният, сәнгать һәм иҗат сараенда үткәрелде. Биредә милли тәм-том, истәлекле сувенирлар ярминкәсе дә оештырылды.

“Идел” ансамблен кечкенә юбилее белән котлап, Рәүф Кирасиров: “Безнең шәһәрдә татарлар үзара бик дус-тату яши. Татарлар кунакчыл халык, без үзебезнең бәйрәмнәребезгә башка милләтләрне дә һәрвакыт теләп чакырабыз. Мәдәни чараларыбызны бөтен шәһәр халкына бүләк булырлык итеп оештырабыз. Татар мәдәнияте көненә багышланган чираттагы коенцерт та татар халкының рухи күтәренкелеген, милли кыйммәтләрен яхшырак аңларга ярдәм иткәндер дип ышанам”, – дип белдерде.

Ансамбль коллективына һәм татар җәмәгатьчелегенә шәһәр Думасы рәисе Дмитрий Микель дә тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Концертны тамаша кылгач, Дума рәисе татарлар Урта Идел буенда яшәүче төп халыкларның берсе булуын искәртте. “Берничә дистә милләт вәкиле яшәгән Тольяттида татар концерты Россия халыкларының мәдәни казанышлары турында күбрәк белергә ярдәм итә”, – дип белдерде Дмитрий Микель.

Концерттан күңелләре тулып, татар җыр-биюләреннән тәэсирләнеп чыккан тамашачылар исә үзләренең хис-кичерешләрен ансамбльнең истәлекләр альбомына язып калдырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев