Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тобольск шәһәрендә күптөрле халыклар яшәгән төбәктә милли мәгарифне саклап калу һәм үстерү максатыннан "Зәнкиев укулары" үткәреләчәк

28-29 апрельдә Тобольск шәһәрендә “Зәнкиев укулары” VI Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, язучы, педагог, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, тарихчы Якуб Камали улы Зәнкиевка 100 ел тулу уңаеннан, әлеге конференция Д.И.Менделеев исемендәге Тобольск педагогия институтында үтәчәк. "Заманча полиэтник киңлектә милли мәгариф һәм мәдәният: төбәк компоненты" темасына багышланган фәнни җыенның максаты - күптөрле халыклар яшәгән төбәктә милли мәгарифне саклап калу һәм үстерү, татар телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен фәнни яктан тикшерү. Анда язучының иҗади мирасын таныту, Якуб Зәнкиев иҗатында себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте чагылышы, себер татарларының телен, рухи мәдәниятен һәм тарихи мирасын өйрәнү (һ.б.) кебек мәсьәләләр күтәрелер дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев