Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төбәкләр төп социаль юнәлешләр буенча субсидия алуларын дәвам итәчәк – Медведев

Төбәкләр төп социаль юнәлешләр буенча эшләүне дәвам итү өчен элеккечә үк федераль бюджеттан ярдәм алачак. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев бу хакта 2017-2019 елларга федераль бюджет чыгымнарына багышланган киңәшмәдә әйткән. “Әлбәттә, федераль үзәк алга таба да төбәкләргә төп юнәлешләр – социаль үсеш, сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы, юл мәсьәләләре буенча кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк”, - дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” яза. РФ Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп узганча, бюджетара мөнәсәбәтләр системасы төбәкләрдәге социаль-икътисади программаларны тормышка ашыруда гадел һәм тигез мөмкинлекләр белән тәэмин итәргә, шулай ук Россия субъектларының икътисади үсешен стимуллаштырырга тиеш. “Һичшиксез, төбәкләр тигезлеккә, үз-үзләрен тәэмин итүгә омтылырга тиеш”, - дип белдергән ул. Д.Медведев сүзләренчә, хәзер төбәкләргә 95 төрле субсидия бирелә. Аның сүзләренчә, Финансалар министрлыгында аларны оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр бар. Ул алар хакында киңәшмәдә фикер алышырга тәкъдим иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев