Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Төнлә Татарстанның түбән урнашкан районнарында температура -30 градуска кадәр төшәчәк

Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә Татарстанның түбән урнашкан районнарында 20-25 градуска кадәр салкын, ә аязганда температура -30 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Көндез температура 15-20 градус салкын булачак, бу нормадан 7-8 градуска түбәнрәк.

Салкыннар Татарстанга чираттагы антициклон килү белән бәйле, аның йогынтысы 27 гыйнвар төнендә дә сакланачак. Һава температурасы 18-23 градус, ә аязганда республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында 27 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Көндез якшәмбе бераз кар явачак. Температура −11..-16 градус булачак, җилнең тизлеге секундына 15-18 метр тәшкил итәчәк.

Дүшәмбе Татарстанда салкын һава, бераз кар явуы көтелә. Төнлә республикада температура −13..-18 градус, ә көндез − 8-13 градус салкын.

Татар-информ

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев