Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТМTV премиясендә артистлар 40 номинациядә бүләкләнәчәк

Rbxo "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә TMTV телеканалы уздырган матбугат конференциясендә шул хакта белдерделәр. Чарада "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева, TMTV телеканалының баш режиссеры Лилия Кадыйрова, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, популяр җырчылар Иркә, Элвин Грей, Айрат Ильясов катнашты. Искәртеп үтик, "Пирамида" концертлар залында TMTV телеканалы премияләрен тапшыру тантанасы 15 апрельдә узачак. "TMTV премиясе белән "Татар җыры" - иң мөһим һәм масштаблы чаралар. Ләкин аларны чагыштырырга кирәкми, чөнки һәркайсының үз йөзе, үз форматы. Без халыкка төрлесен тәкъдим итәргэ тырышабыз. TMTV премиясендә дә төрле жанрдагы җырларны ишетеп булачак. Тамашада Флера Сөләйманова, Салават Фәтхетдинов һәм башка жырчылар ретро җырлар башкарачак", - диде Динә Гәрәева. Ул чараның бюджеты сер булып калсын, дип белдерде. "Татар җыры" белән чагыштырганда кимрәк", - диде Динә Гәрәева. "ТМTV премиясендә телеканалның гимны белән клибы тәкъдим ителәчәк. Чыгышлар бер-берсеннән тематикасы белән аерылып торачак. Көчле эффектлы 3D бизәлешне күреп булачак, XIX гасырга да "кайтып" булачак", - диде Лилия Кадыйрова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев