Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Нигә мин һаман синең мәңгелеккә китүеңне аңлый алмыйм, аңларга да тырышмыйм икән, ә?

"Үткәннәрдә шатлык, бәхеттән бигрәк җанны өшетерлек хәсрәтләр, ташкыннардан ташып упкыннарга төшәрлек югалту ачыларыннан башка нәрсә тапмыйм бит мин монда" - Фирүзә Ибәтуллина

Фирүзә Ибәтуллина: «Ничә тапкыр телефонны башка кулга алмыйм, утырмыйм шул Интернетка дип үземә сүз бирәм, ә үземнең бармакларым тагын таныш хәрефләрне эзли. Фотолар да куймам, язмалар да язмам димен. Нинди тарту көчкә ия икән бу җансыз тартма. Үткәннәрдә шатлык, бәхеттән бигрәк җанны өшетерлек хәсрәтләр, ташкыннардан ташып упкыннарга төшәрлек югалту ачыларыннан башка нәрсә тапмыйм бит мин монда.» - ди Фирүзә ханым.

«Барлык кешеләрдә дә бар бит кадерле, газиз кешеңне югалту. Нигә мин һаман синең мәңгелеккә китүеңне аңлый алмыйм, аңларга да тырышмыйм икән, ә? Син исән булганда мин болай Казаннарга гел килми идем бит. Чөнки син үзең: «Алла, сагындым да инде үзегезне» дип, кайнар кочагыңны җәяр идең. Кайтмавыңа 1-2 ай да үтмәс иде.

Гомер үтәр, хәсрәт бер дә китмәс микәнни инде? Нинди тылсым көчең булды соң синең йөрәк парәм, югыйсә гап-гади ата-ананың гап-гади кызчыгы идең бит син, җаным.

Бүген дә бер сүз дә дәшмәдең, ә мин сиңа күпме яңалыклар сөйләдем, юк дисәм дә, шатлыкларыбыз да күп икән, алары белән дә уртаклаштым. Син генә җансыз ташны да эретерлек елмаюың белән ихлас итеп тыңладың да тыңладың. Җаннарың тыныч булсын, күз нурым. Кояшым минем. Ап-ак розалар белән бергә ак хризантемалар да ярата идең. Аклыкта, сафлыкта гына иде шул күңел түрләрең», — дип язган Фирүзә Ибәтуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев