Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТКИ аудиокитаплар яздырырга җыена

Татарстан китап нәшрияты быелдан башлап аудиокитаплар чыгара башлый. Бу хакта “Татар-информ”га нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте. “Соңгы арада аудиокитапларга сорау зур, ул без бүген генә уйлап тапкан ихтыяҗ түгел. Хәзер күпләрнең озаклап китап укырга вакыты юк. Укучыларыбызның күпсанлы мөрәҗәгатен исәпкә алып, без әлеге эшкә керештек”, - диде Сәгъдәтшин. Адиокитаплар “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән чыгачак. Бүген студиядә тавыш яздыру эшләре бара. “Президентыбызга зур рәхмәт, ул бу идеяне хуплады. Әгәр алга таба да ихтыяры булса, без татарча аудиокитапларның иң зур базасын ясарга өметләнәбез”, - диде Илдар Сәгъдәтшин. “Быел татар халык әкиятләре, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан һ.б. авторларның аудиокитаплары дөнья күрер дип уйлыйбыз. Эчтәлеге ягыннан сыйфатлы, юридик килешүләре расланган әсәрләр яздырырга ниятлибез”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.
  • Китапларны www.tatkniga.ru сайтына урнаштырачаклар. Аларны тыңлау бушлай һәм теләгән һәркем файлны үзенә күчереп алырга мөмкин.
Татарстан китап нәшрияты быел 21 автор иҗаты буенча 35ләп аудиокитап яздырырга җыена. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева әйтте.
  • Татарстан китап нәшрияты быелдан аудиокитаплар чыгара башлый. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә куела.
“Быел бу проект буенча 21 авторның 35ләп аудиокитабы яздырылырга тиеш. Монда Гаяз Исхакый (“Кәҗүл читек”, “Остазбикә”, “Тормышмы бу?”), Аяз Гыйләҗев (“Җомга көн кич белән”), Мәхмүт Галәү (“Мөһаҗирләр) әсәрләре бар”, - диде Айсылу Галиева. Айсылу Галиева сүзләренчә, әлеге блокка Рәшит Әхмәтҗановның шигырьләре дә, “Татар халык әкиятләре” дә керәчәк. “Монтаж эшләре төгәлләнә бару тәртибендә без аудиокитапларны бүгеннән үк үзебезнең www.tatkniga.ru сайтына элә башладык. Бу хезмәтләр киләчәктә радиолар файдалансын өчен дә уңайлы булыр”, - диде бүлек җитәкчесе.

Айсылу Галиева сүзләренчә, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, Муса Җәлилнең сайланма шигырьләре аерым җыелачак.


“Татар-информ”
Автор: Чулпан Шакирова Фото: Александр Эшкинин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев