Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тиздән "Татарстан студентлары күрке – 2016" бәйгесенең җиңүчесе билгеле булачак

“Татарстан студентлары күрке – 2016” бәйгесенең җиңүчесе исеме 25 ноябрьдә Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында билгеле булачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат очрашуында “Казан яшьләре” иҗтимагый оешма рәисе вазифаларын башкаручы Кадрия Бугрова әйтте.

18-25 яшьләрдә, 170 см озынлыкта, 75 кг кадәр авырлыкта, соңгы ике семестр урта билгесе 4 ким түгел – бу бәйге оештыручылар билгеләгән җиңүгә дәгъва итүче кызлар өчен шартлар.

“Быел бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Казаннан башка, шулай ук Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Зәй кызлары да заявкалар җибәргәннәр иде. Беренче этапта 87 кызның үзләрен тотышы, сөйләмнәрен тикшергәннән соң, 36 кызны сайлап алдык. Икенче этапта 13 ноябрьдә яшьләрнең актерлык осталыклары, сәхнәдә үзләрен тотулары тәкъдим ителде, нәтиҗәдә тагын 18 кыз сайлап алынды. Хәзер алар финалда чыгыш ясарга әзерләнәләр”, - диде Кадрия Бугрова.

Финалга кадәр кызларны сәхнә осталыгына, подиумнан йөрергә, сөйләргә өйрәтәләр, алар белән шоуга номерлар әзерлиләр. Шулай ук кызларга ГТО нормаларын үтәргә дә туры киләчәк. Болар барсы өчен баллар билгеләнә.

“Татарстан студентлары күрке 2016” бәйгесендә җиңүчегә таҗ, титул, иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылачак, шулай ук Татарстан данын Россия күләмендә яклау мөмкинлеге дә биреләчәк”, - диде “Казан яшьләре” оешмасы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Искә төшерәбез: “Татарстан студентлары күрке -2015” Диләрә Ялалтынова бу көннәрдә “Россия студентлары миссы – 2016” Х Россиякүләм бәйгесендә "Нәзакәтлек миссы" исемен яулады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев