Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тиздән Республиканың норматив актлары бер системага тупланачак

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясе барышында Татарстан республикасы Архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резидә Әхкам кызы Шәйхетдинова хәбәр итте. Журналистлар белән очрашу ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк чараларга багышланган иде. Резидә Шәйхетдинова билгеләп үткәнчә, ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, республиканың Архив комитеты һәм Юстиция министрлыгы белән берлектә әзерләнгән Татарстан норматив актларының бердәм мәгълүмати системасы гамәлгә кертеләчәк. “Хәзер без аның проектын ясыйбыз. Әлегә бу системаның демо варианты әзерләнгән. Ике ел дәвамында системага норматив актлар тупланачак. Күптән түгел генә республикада бердәм архив системасы гамәлгә кертелде”, - диде Резедә Шәйхетдинова. Аның сүзләренчә, архив документларын эзләүчеләр өчен бу система бик кулай булачак. Киләчәктә анда муниципаль архив материаллары да урын алыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев