Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тиздән Казанга Россиянең Кыш бабае килеп җитәчәк

Россия Кыш бабаеның ил буенча сәяхәте дәвам итә. 48 көн эчендә Тылсымчы бабай "НТВ" телеканалының популяр алып баручылары белән берлектә яшел фургонда тонналап бүләк төяп, меңнәрчә чакрым ара үтә. 8 декабрьдә Россиянең Кыш бабае Казанга килеп җитәчәк, дип хәбәр итә "НТВ" ның PR-бүлеге.

Һәрбер шәһәрдә Яңа елның төп герое чыршыда утлар кабыза. Ул балалар мәгариф үзәкләрендә, хастаханәләрдә, приютларда була, күңел түрендәге иң яшерен хыялларын хатка язган кечкенә дуслары янына кунакка килә. Бүгенге көндә Кыш бабай адресына балалардан һәм өлкәннәрдән 14 мең хат кабул ителгән.

Кыш бабайның ил буйлап сәяхәте 29 декабрьдә, Мәскәүдә аның өчен махсус ясалган “Бозлы Мәскәү” мәйданында зур бәйрәм белән төгәлләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев