Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тиздән Г.Камал театрында "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле премьерасы булачак (видеокөндәлек)

7, 8 һәм 20 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә 111 сезонның төп премьерасы – татар поэзиясе һәм драматургиясе классигы Илдар Юзеев пьесасы буенча "Ак калфагым төшердем кулдан..." спектакле. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш - Фуат Әбүбәкеров. "Әлеге спектакль - 80нче еллар темасына фантазия. Сюжет, шул чорда телевидениедә бик популяр булган, монда яшәүче һәм эмиграциядәге татарлар арасында оештырылган телекүпергә нигезләнеп корылган. “Чынбарлыкта, әлбәттә, мондый нәрсәләр булмаган, - дип сөйли спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. – Спектакль - мәңгелек тыюлар һәм чикләүләр, төрле фобияләр тарихы. Теге яктан да, шулай ук, безнең яктан да. Моннан тыш, пьесада милли тәңгәллек темасы да күтәрелә. Нәрсә ул миллилек? Миллилекнең табигате нидән гыйбарәт? Спектакльдә нәкъ менә шушы сорауларга җавап эзләнәчәк". Чирек гасыр элек, үзгәртеп коруның кызган чагында язылган әлеге пьеса Камал театрының баш режиссерын нәрсәсе белән җәлеп итте икән? АКШ, Европа һәм ТАССР татарлары арасында оештырылган телекүпер турындагы әсәр нигә нәкъ менә бүгенге көндә бик актуаль? Тамашачылар спектакльдә нинди роль башкарачак? Әлеге сорауларга җаваплар премьера көнендә табылачак. Боларның барысы да спектакльнең премьерасында - 7, 8 һәм 20 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә билгеле булачак. Билетларны театр сайтының "Афиша" сәхифәсендә сатып алып була kamalteatr.ru. Касса телефоны: (843) 293-03-74. hight_ hight__002

Чыганак: http://kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев