Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тиздән дәүләт оешмаларындагы "кәгазь боткасы" го­мумән юкка чыгарга мөмкин (сораштыру)

Илнең Элемтә һәм масса­кү­ләм коммуникацияләр министрлыгы 2020 елда кә­газь­дә исәп-хисап тапшыруны тыярга тәкъдим иткән. Кирәкле бөтен мәгълүматны бердәм реестрда тупламакчылар. Оешма вәкилләре дә халыктан кат-кат бе­леш­мә сорамыйча, әнә шул реестрга мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак. Хәзер электрон хезмәтләр чит-ят күре­неш түгел. Штрафлар, ТКХ һәм балалар бакчасы өчен түләүләрне күптән өйдән чыкмыйча гына башкарабыз. Алга таба эш тагын да җайланачак дип фаразлана. Сез кәгазь эше кимүен сизәсезме?   Илдар СӘГЪДӘТШИН, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры: – Телибезме-юкмы, элек­трон форма тормышыбызга нык үтеп керә. Бу – заман таләбе. Документлар, түләү­ләр генә түгел, китапны да интернеттан укый башладылар. Өстән әйткәннәрен көтеп тормыйча, үзебездә чыккан ки­тап­ларны “дөнья пәрәвезе”­н­дә урнаштыра башладык. Бүген Таткнига.ру сайтында бер меңнән артык китап бар. Күбесен бушлай укырга була. Китапларны интернетка чыгару – язучыга ярдәм итүнең бер ысулы да. Сатылган ак­аның бер өлеше авторга би­релә. Тик бу кәгазь китаптан китү дигән сүз түгел. Икесенең дә үз укучысы бар. Эш документларына килгән­дә, алар күптән­нән электрон формада башкарыла инде. Бу яңалык түгел. Галия СӘЛИМОВА, Казандагы балалар хосписы баш табибы: – Электрон хезмәтләрнең тәмен сизеп алдык. Фатир өчен түләүне өйдән чыкмыйча гына башкарабыз. Соңгы елларда бер урыннан икенче урынга карточкадан акча күчергәндә дә электрон хез­мәттән файдаланабыз. Кызым күптән түгел машина йөртү таныклыгын яңартты. Моны да интернет аша гына эшләде. Тиздән чит ил паспорты алырга җыенам. Аңа гаризаны интернет аша җибәреп булуын ишеттем. Шулай эшләячәкмен дә, җай­лы бит. Тик бу хезмәт­тән әле бөтен кеше дә куллана белми. Аның өчен компьютерны, интернетны аңлау мө­һим. Яшьләргә җиңел, пен­сионерларга бик авыр бирелә. Алар өчен укытуны күбрәк оештырырга кирәк. Бөтен­ләй дә “кәгазь боткасы”ннан арын­­дык дип әйтеп булмый. Резеда БӘШИРОВА, инглиз теле укытучысы: – Мин әти-әни белән яшим. Пенсия яшендә булсалар да, барлык түләүләрне үзләре тү­ли. Бу яктан ялкауракмын. Эш­тән интернеттан туеп кайтам. Шуңа күрә өйгә кайткач та, баш катырасым килми. Әгәр электрон рәвеш­тә генә түләр­гә өйрәнсәләр, әти-әни­ем сөе­нер иде, әлбәттә. Мәк­тәп­тә элек­трон журналның кер­те­лү­енә бик куанам. Чирек нә­ти­җәләре автомат рәвештә чыгарыла. Әмма әти-әниләр җы­е­лы­шын­нан соң беркетмә­ләр­не тутырырга бер дә яратмыйм. Аны кулдан язам. Компьютерда гына җыйсам да була, ләкин шулай өйрәнгән. Гади укытучыга кәгазь эше чыдый алмаслык күп дип әйтә алмыйм. Ә менә директор урынбасарларына җиңел түгел. Һәр оешмага мәгъ­лү­мат җибә­рергә кирәк. Замирә РӘҖӘПОВА, Халыклар дуслыгы йорты режиссеры: – Кәгазь эше кимү сизелә. Әм­ма кәгазь җыеп арып та бе­тәбез кайчак. Күптән түгел Тер­кәү палатасында булырга туры килде. Биредә эш сәгате кичке алтыга кадәр булса да, документларның күчер­мә­сен сәгать өчкә кадәр генә эшлә­тер­гә мөмкин икән. Ә сә­гать өчтән алтыга кадәр ниш­ләргә? Шундый кыен­лык­лар аркасында кайчак ке­шеләр уңай­сыз хәлгә кала. Бердәм реестр булса, кәгазь җыюга киткән вакытны файдалырак эшкә сарыф итәр идек. Дамир КӘРИМУЛЛИН, эшмәкәр: – Кәгазе кимесә дә, эше арта гына аның. Әнә быелның 1 июленнән гамәлгә керәчәк канун нигезендә, сәүдә нокталарында моңарчы гамәлдә булган касса аппаратларын интернетка тоташканына алмаштырырга туры киләчәк. Хәзер кибеткә йөрүчеләр болай да кимеде, ә безгә тагын “онлайн-касса” сатып алырга мәҗбүр итәләр. Өстәмә чыгым бит бу! Бүлмәдә интернетка тоташтырган җиһазлар бер-берсеннән билгеле бер ераклыкта урнашкан булырга тиеш. Димәк, кибетне үз­гәртеп кору да таләп ителә.
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев