Тиздән бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына һәм тормыш юлына багышланган энциклопедия дөнья күрәчәк

Аның мәгълүматлары тулысынча тупланып беткән, басма нәшрияткә тапшырылган.

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре Зөфәр Рәмиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, энциклопедияне әзерләү өчен 21 ел вакыт сарыф ителгән. Аның төзүдә 140лап галим катнашкан.

“Биредә Габдулла Тукайның 770 тексты бар. Аларга җентекләп анализ ясау кирәк иде. Ул язмалар кайда басылган, нинди образлар чагылдырылган... 770 мәкалә шуларга багышлана”, - диде баш гыйльми хезмәткәр.

Моннан тыш, Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан төзелгән басмада шагыйрьнең туганнары, якыннарына бәйле 200 ләп мәкаләне укырга мөмкин. Тукай һәм татар әдәбияты бүлегендә шагыйрь әсәрләренә ияреп яки аңа мөнәсәбәтен белдереп иҗат ителгән материаллар урын алган. Тукай һәм тәрҗемә, Тукай музыкада, Тукай һәм рәсем сәнгате бүлекләрендә шулай ук шагыйрьнең башка сәнгать юнәлешләре белән бәйләнеше, аларның Тукай тормышында чагылышы хакында бай мәгълүмат тупланган. Габдулла Тукайның тәхәлләүләре, ул яшәгән торак пунктлар белән бәйле тормышы һ.б. мәгълүматларны энциклопедиядә урын алган 2300 мәкаләдән укып белергә мөмкин. Китап алфавит тәртибендә төзелгән һәм якынча 900 битне тәшкил итә. Басма иллюстарацияләр белән баетылган.

“Энциклопедияне төзү буенча беренче талпыну 21 ел элек булган иде. Бу эшне мәрхүм галим Нил Юзиев башлады. Ул вафат булганнан соң, эзләнүләр акрынайды һәм менә энциклопедия әзер. Басылып чыкканнан соң, аны китапханәләрдә күрергә мөмкин булачак. Китап ел азагына кадәр басылып чыгар дип өметләнәбез”, - диде Зөфәр Рәмиев. Энциклопедия кимендә 1 мең тираж белән басылачак.

“Тукайның өйрәнеп бетеп булмый. Энциклопедияне әзерләгәндә генә дә, ул эшләгән басмаларның кайбер саннары булмау ачыкланды. Зур иҗатчыларның иҗат үзенчәлекләре тора-бара ачыла. Һәр чор галимнәре шагыйрьне үз чорыннан чыгып өйрәнә. Мәсьәлән, 1920-30 елларда сыйнфый көрәш, социализм төзү булган. Тукайны шул юнәлештә өйрәнгәннәр. 1960-70 елларда бу мәсьәлә бераз “йомшарды”, шулай да марксизм, ленинизм таләпләре буенча өйрәнелде. Хәзер демократия заманы, алай эшләнелми. Әмма Тукайны өйрәнү дәвам итә”, - дип ассызыклады Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкиле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: