Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тинчуринлылар Татарстанның атказанган артисты Нурия Хаммат кызы Вәлиеваны искә алды

Кичә, 16 майда, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры кафесында Татарстанның атказанган артисты Нурия Хаммат кызы Вәлиеваның ел ашы уздырылды. Бар гомерен театрга багышлаган актриса моннан бер ел элек, 2016 елның 14 маенда, якты дөньядан киткән иде. Ул тынгысыз хезмәте, иҗади сәләте белән милли театр сәнгате үсешенә саллы өлеш кертте. Нурия Хаммат кызының якты истәлеге, башкарган рольләре, кылган гамәлләре күңелләребездә саклана. Белешмә. Нурия Хаммат кызы Вәлиева 1947 елның 25 мартында Кукмара районы, Зур Кукмара авылында туа. Ятим калып, әбисе тәрбиясендә үсә. Вәлиева Н.Х. үзенең иҗат юлын 1965 елда Әлмәт театрында башлый, 1979 елда исә Казанга – Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Биредә иҗат итүнең беренче көннәреннән үк ул үзен зур сәхнә остасы итеп таныта, тамашачыларның эчкерсез мәхәббәтен яулый. nuriya2 Табигый талантка ия Вәлиева Н.Х. Тинчурин театры сәхнәсендә озак еллар ялкынланып иҗат итә һәм Полина (Макаенок “Трибунал”), Хәмидә (М.Гафури “Кара йөзләр”), Шәрифә (М.Кәрим “Җәяүле Мәхмүт”), Мәрьям абыстай (Г.Зәйнашева “Гайфи бабай, өйлән давай!”), Фәрхи карчык (К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”), Бибинур (Р.Сәгъди “Яз галәмәте”), Ана (Ф.Бүләков “Кызлар нигә елый?”), Гөлҗәүһәр (Д.Салихов “Танышу-кавышу театры”)  кебек күп кенә саллы образлар тудырды. Әлеге образлар үзләренең тирәнлеге, киң диапозонлы һәм тулы канлы, үзенчәлекле һәм профессиональ яктан югары дәрәҗәдә камиллеге белән аерылып тора. Ул сәхнәдәге кеше язмышларын, аларның фаҗигаләрен, уй-кичерешләрен, эш-гамәлләрен тышкы бизәкләр белән генә сурәтләп калмый; эчке яктан үтә бер төгәллек белән ача. nuriya3 Нурия Хаммат кызы Вәлиева бар гомерен театрга багышлады. Тынгысыз хезмәте, таланты белән милли театр сәнгате үсешенә саллы өлеш кертте.
К.Тинчурин театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев