Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тинчурин театрында Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган "Шаян Гөлшаян" спектакле премьерасы узачак

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Яңа елга яңа спектакль белән керә. 2018 елның 5 гыйнварында 12.00 һәм 17.00 сәгатьләрдә Тинчурин театры сәхнәсендә күренекле татар классигы Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган «Шаян Гөлшаян» спектакле премьерасы була. Спектакльнең жанры – комедия-буфф. Комедия-буфф латинчадан “шуклык, уен-көлке” дигәнне аңлата. Әлеге демократик театраль жанр үз эченә музыка,  җыр-бию һәм комедияне берләштерә. DSC_3995 Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов. Спектакльдә театрның яшь артистлары Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин,  Айдар Фәтхрахманов катнаша. DSC_4029 Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре тулы көченә бара. Әзерлек сәхнәдә генә түгел, цехларда да гөрли: киемнәр тегелә, декорацияләр эшләнелә. DSC_39271 “Әгәр дә хатыны ирен алдарга теләсә, кырык төрле юл табар!» – ди Мирсәй Әмир әсәренең төп каһарманы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян. Ул үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән  арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә артыннан тагылып, авыз суларын корытып  йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта. Нишлисең бит, Гөлшаян бик тә чибәр булганга, барысы да аны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Бу Әхмәтне көнләштерә һәм хатын аның бу начар гадәте белән көрәшергә мәҗбүр була. DSC_4047
К.Тинчурин театры
фото: tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев