Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тинчурин театрында Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган "Шаян Гөлшаян" спектакле премьерасы булачак

2018 елның 5 гыйнварында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган «Шаян Гөлшаян» спектакле премьерасы була. Спектакльнең жанры — комедия-буфф. Хәзерге вакытта репетицияләр тулы көченә бара. Спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. golshajan A2.cdr Рәссамы — Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов. Спектакльдә Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин,  Айдар Фәтхрахманов катнаша.
К.Тинчурин театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев