Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тинчурин театры “Әллә язмыш, әллә ялгыш...” премьерасын тәкъдим итә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 16 һәм 30 июнь көннәрендә Наталья Нестерова әсәре буенча куелган “Әллә язмыш, әллә ялгыш...” комедиясенең премьерасын тәкъдим итә. Спектакльнең режиссеры, инсценировка һәм музыка авторы – Резеда Гарипова, тәрҗемә авторы – Илфак Хафизов, рәссамы – Булат Ибраһимов, Хормейстеры – Алия Хәмзина, хореографы – Никита Жестков. К. Тинчурин театрының матбугат үзәге спектакльнең эчтәлеге турында кыскача мәгълүмат җибәргән. Люция – чын хатын-кыз, шунлыктан ул төрле кызыклы хәлләргә юлыгып кына тора, бик еш кына ахыры ни белән бетәсен уйламый сөйли һәм ир-ат халкын начар белә. Шуннан башка аның бүтән хатын-кызлардан бер аермасы да юк. Ул уртача буйлы, бераз дулкынланып торган кара чәчле. “Яхшы” һәм “уртача” билгеләренә укыган. Әгәр дә егерме ел элек аңа кемдер, сине алда төрле маҗаралар белән тулы тормыш көтә, дигән булса - Люция андый күрәзә итүчегә көлеп кенә караган булыр иде! Хәер, “Ходайны көлдерәсең килсә…” диме әле халык… Спектакльдә РФнең атказанган, ТРның халык артисткасы И.Мәхмүтова, ТРның халык артистлары Ә. Галиуллин, Н. Нәҗмиев, З. Хәкимҗанова, И. Хәсәнов, З. Харисов, Р. Төхфәтуллина, ТРның атказанган артистлары – Р. Шәмсетдинов, Г. Нәүмәтова; артистлар Ир.Хафизов, Ил.Хафизов, Б. Зиннәтуллин, Г. Галиуллина һ.б. катнаша. Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев