Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тинчурин театры бер атнага ябыла, чөнки...

Кичә Казанда булып узган көчле давыл нәтиҗәсендә Тинчурин театры сәхнәсе түбәсенең бер өлешенә зыян килде. Шунлыктан афишага үзгәрешләр кертелә, - дип хәбәр итте агентлыкка театр матбугат сәркатибе Ләйсән Якупова. "Бүгенгә билгеләнгән «Гомер буе сине көтәм» спектакле 14 июньгә күчерелә. Моннан тыш, 31 май, 3, 4 июнь көннәренә билгеләнгән спектакльләр дә башка көннәргә күчерелә. Спектакльләрнең кайсы көнне күрсәтеләсе соңрак хәбәр ителәчәк. Алдан сатып алынган билетлар гамәлдә кала. Спектакльләрне башка көнне карау мөмкинлеге булмаган тамашачыларыбыз билетларны кире кассага кайтара ала", - ди Ләйсән Якупова.
“Татар-информ” Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев