Тинчурин театры артисты − Айгөл Әхмәтованы искә алу

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 2010 елның августында каты авырудан соң якты дөнья белән хушлашкан яшь актрисасы Айгөл Әхмәтованың туган көне уңаеннан тинчуринлылар Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында аның каберен зиярат итте, рухына дога кылды, каберенә чәчәкләр салды. Театр коллективын Айгөлнең әти-әнисе – Җәүдәт абый белән Мәхрүзә апа каршы алды. Тинчуринлылар аларның Олы Шырдандагы нигезләренә барып та, Айгөл турында хәтер яңартты, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. “Айгөлнең үлгәненә бүген дә ышанмыйбыз әле. Ул торган фатирга барып, гөлләренә сулар сибеп кайтам – кызыбыз һаман да исән кебек тоела”, – дип сөйләде бала кайгысы кичергән Мәхрүзә ханым. Ул Айгөлнең максатчанлыгын, тырышлыгын, үҗәтлеген, яңалыкка, белемгә омтылышын мактап искә алды. “Кызыбыз эшен дә, укуын да бер үк вакытта алып барды. Университетта сессия вакытларында яңа спектакльләр өстендә эшләргә дә өлгерә иде ул”, – дип билгеләп үтте Мәхрүзә ханым бу уңайдан. Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин: “Сөйкемлелеге, рольләрне югары дәрәҗәдә башкаруы белән күпләрне шаккатырган Айгөлнең бакыйлыкка күчүе безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Беребез дә бу баланың гомере шулай яшьли өзелер дип уйламадык. Ходай Тәгалә кылган догаларыбызны Айгөлнең рух шәрифләренә ирештерсә иде”, – дип теләде. Хезмәттәшләре арасында Айгөлнең яман шеш белән авыруын күпләр белми дә калган, чөнки аның беркайчан да сәламәтлегеннән зарланганы булмаган. “Айгөл арабызга нур булып килеп керде. Сәләте, матурлыгы, илаһи чибәрлеге белән театрыбызны яктылыкка күмде. Әмма, атылган йолдыздай якты эз калдырып, безне сары сагышка күмеп, бик яшьли китеп тә барды. Бакыйлыкка күчсә дә, Айгөлнең рухы йөрәкләребездә мәңге сакланыр”, – диде Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина. Айгөл Әхмәтова 1982 елның 31 августында Яшел Үзән шәһәрендә туа. Кәрим Тинчурин театрына ул 2001 елда килә. Шушы дәвердә 30 дан артык төп рольләрне башкара. Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”да – Маһинур, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”да – Сәлви, Т.Миңнуллинның “Ай булмаса – йолдыз бар!”да – Хәмидә, Н.Хикмәтнең “Мәхәббәт турында риваять”тә – Ширин, И.Юзеевның “Сандугачлар килгән безгә”дә – Роза, Ю.Әминовның “Өти балак Гөлүзә”дә – Гөлүзә, Н.Гыйматдинованың “Бер тамчы ярату”да – Рита һәм башкалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: