Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тинчурин театры артистлары Хәй Вахит пьесасы буенча куелган "Яшерен эзләр" спектакленә әзерләнә (ФОТО)

9 һәм 10 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә сезонның чираттагы премьерасы — Хәй Вахит пьесасы буенча куелган «Яшерен эзләр» спектакле тәкъдим ителәчәк. Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре тулы көченә бара. Әсәрне сәхнәгә режиссер Резеда Гарипова куя. Мелодрамада Татарстанның халык артистлары Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, шулай ук театрыбызның яшь артистлары Зөлфәт Закиров, Гүзәл Галиуллина, Ландыш Ибәтуллина катнаша. К.Тинчурин театрының Хәй Вахит әсәрләренә беренче генә мөрәҗәгать итүе түгел. Хәзерге вакытта да сәхнәдә уйнала торган «Кияүләр», «Туй алдыннан» спектакльләренең халык арасындагы популярлыгы, Хәй Вахит әсәрләренең кызыклы, үзенчәлекле булуы, профессиональ югарылыкта язылганлыгы хакында сөйли. Хәй Вахит драматург буларак узган гасырның 60-70 нче елларында таныла. Авторның заман проблемаларын нечкә тоемлап иҗат иткән әсәрләре буенча куелган спектакльләрне тамашачы һәрвакыт яратып, үз итеп кабул итә. [gallery link="file" columns="1" size="large" ids="34598,34599,34600,34601,34602,34603,34604,34605"]
К.Тинчурин театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев