Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тинчурин театры 24-29 августта тамашачыларга иң яхшы 6 спектаклен күрсәтергә ниятли

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 24-29 август көннәрендә тамашачыларга репертуардагы иң яхшы 6 спектаклен күрсәтергә ниятли. Шуларның дүртесе - узган сезон премьералары, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. 24 августта тамашачылар К. Тинчуринның “Назлы кияү” спектаклен карый алачак. Әсәр 1915 елда иҗат ителгән, театр сәхнәсенә аны ике ел элек Рәшит Заһидуллин куйган. Сюжет буенча, бай кияү өйләнергә җыенуын белдерә. Күңеленә хуш килгән кәләшне табып биргән кешегә алтын бизәнү әйбере вәгъдә итә. 25 августта тамашачыларга узган сезон премьерасы – “Чулпан” спектакле тәкъдим ителәчәк. Татар драматургы Шәриф Хөсәенов әсәре буенча куелган әлеге спектакльнең режиссеры – Резеда Гарипова. 26 августта Шамил Фәрхетдиновның “Эх, алмагачлары!” спектакле булачак. Ул узган сезонда куелган иде. Комедия жанрындагы әлеге спектакль 6 яшьтән өлкәнрәк тамашачыга исәпләнгән, шуңа да аны бөтен гаилә белән килеп карарга мөмкин, дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер — Рәшит Заһидуллин. 27 августта драматург Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк. Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче уза. Туйга күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән! Дөрес, әлегә аларның кияүне күргәннәре юк. Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби-бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк… Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куйган җырлы-биюле әлеге спектакль көлкеле вакыйгалар аша җитди мәсьәләләр күтәрә, диелгән хәбәрдә. 28 августта тамашачыларга “Әллә язмыш, әллә ялгыш” спектаклен карау мөмкинлеге биреләчәк. Ул Наталья Нестерованың “Выйти замуж” дигән проза әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән. Режиссер Резеда Гарипова шуның буенча драма әсәре, ягъни инсценировка эшләгән, аны Илфак Хафизов тәрҗемә иткән. Сюжет бик гади. Төп герой — Люция, барлык кешеләр кебек үк, бәхетле булырга тели һәм гомер буе шуңа омтыла. Ул чиста, намуслы, самими. Шул сыйфатлары аркасында, төрле маҗараларга юлыга, әмма могҗизаларга ышанудан туктамый. 29 августта узган сезон премьерасы – драматург Илһам Гали пьесасы буенча куелган “Беренче мәхәббәт” спектакле тәкъдим ителәчәк. Мәңгелек мәхәббәт темасы, аталар белән балалар арасындагы каршылык, гармонияле актерлар ансамбле һәм режиссер Рәшит Заһидуллинның осталыгы спектакльне уңышлы һәм халыкчан итеп танытырга өлгерде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев