Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тинчурин фестивале кысаларында О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театры сугыш афәтен сурәтләгән «Ана йөрәге» трагедиясен тәкъдим итәчәк

16 сентябрь 18.30да К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә О. Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театрының “Ана йөрәге” спектакле күрсәтеләчәк. Р. Хубецова әсәре буенча куелган әлеге трагедия тамашачыларга Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында тәкъдим ителә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ана йөрәге” спектакленең премьерасы былтыр апрель аенда булган. Пьесаны Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мостафа Ибраһимов сәхнәләштергән.

Спектакльнең төп каһарманы – 5 бала анасы Баху улларын Кавказ халкының иң күркәм гореф-гадәтләре буенча ялгызы тәрбияләп үстергән. Ана кеше аларның һәркайсын өйләндереп, башлы-күзле итү турында хыяллана. Булачак кәләшләрне дә әллә каян эзләп торасы юк: Ира, Җәмилә, Зәринә һәм Әминат күршедә генә яши. Егетләр һәм кызлар буш вакытларын аралашып, әниләренә хуҗалык эшләрендә булышып үткәрә. Аларның дус һәм тату яшәүләрен күреп,  күрше Бимболат белән Хәнисәт тә сөенә. Әмма сугыш афәте ананың хыялларына тормышка ашарга ирек бирми.

Осетия драматургы Раисат Хубецова пьесасында сугышның галәми афәте бер гаилә тарихы, бер ана кичерешләре аша сурәтләнә. Бөтен әниләр дә бертигез: бала үлеме аларның һәркайсы өчен дөньядагы иң куркыныч фаҗига. Снарядлар шартлап, җиргә кан коелганда өй җылысының сүрелүен, нәсел чылбырының өзелүен күрүдән дә авыррак нәрсә булуы мөмкин түгел.

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев