Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әтиегез башка кайтмаячак дигән куркыныч хәбәр килде..."

Авариядә һәлак булган Габделкәрим Моратовның хатыны мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

(“Татар-информ”). 15 февраль көнне Казаннан Мөслимгә кайтканда юл һәлакәтенә очрап вафат булган Габделкәрим Моратовның хатыны Зилә ханым Татарстан мөселманнарына рәхмәт әйтеп, ачык хат юллаган. Әлеге мөрәҗәгать Казанның “Кабан арты” мәчетенең рәсми аккаунтларында урын алган.

"Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга вакытлыча китергән һәм Үзенең Китабында кат-кат шуны кабатлап, исебезгә төшереп тора. Әтиебез эш буенча Казанга еш йөрде, бу юлы да аны озатканда, тиздән шатлыклы хәбәрләр белән кайтыр дип көттек. Кичен сабыйлар үз куллары белән камыр басып, әтиләре кайтуга дип печеньелар пешереп куйдылар. Капка төбенә машина килеп туктагач, балалар шатланышып: “Әти кайтты, әти кайтты”,- дип чыгып чаптылар. Әмма машина әтиебезнеке булып чыкмады. Әтиегез башка кайтмаячак дигән куркыныч хәбәр килде", - дип язган Зилә ханым.

“Габделкәримнең гәүдәсен туган авылына алып кайтуны, җеназа эшләрен оештырган кардәшләребезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Төрле районнардан меңләгән дуслары аның өчен соңгы дога кылырга килгән, балаларына матди ярдәм булсын дип бик күп акчалар җыйган. Озату эшләренең башында торучы Мөслим районы башлыгы Рамил абый Муллинга, Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә, мөслимлеләргә, авылдашларына, Габделкәрим белән бергә күп еллар эшләгән хәзрәтләргә рәхмәт яусын!” – дигән ул.

Зилә Илфак кызы хатының ахырында изге теләкләрен дә җиткергән. “Аллаһы Тәгалә барыгыздан да разый булсын. Гаиләләрегез тигез булып, бергәләшеп балаларыгызны үстерергә, бер-берегезнең кадерләрен белеп яшәргә насыйп итсен”, - дип тәмамлаган ул хатын.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев