Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тәүфикъ сәләтле язучы гына түгел, ә чын мәгънәсендә батыр йөрәкле, курыкмас кеше иде" - Индус Таһиров

Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Тәүфикъ Әйдине кем генә дисәң дә аз кебек. Әдипнең гади укучы өчен билгеле булмаган сыйфатлары күп булган.
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Тәүфикъ Әйдине искә алу кичәсендә  язучының дуслары һәм хезмәттәшләре, улының гаиләсе катнашты. Искә алу кичәсендә әдипнең дүрттомлыгы һәм «Җыен» фондының «Шәхесләребез» китаплар сериясе кысаларында аңа багышлап чыгарылган җыентык тәкъдим ителде. Дүртенче томда Тәүфикъ абыйның дөньяга танылган татар шәхесләре турында 30 әдәби очергы урын алган. Драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үз чыгышын Тәүфикъ Әйдинең улы, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры, икътисад фәннәре кандидаты Айнур Әйделдиновка рәхмәт әйтү белән башлап җибәрде.
"Язучы Рөстәм Галиуллин Айнурның шушы кичәне оештыру теләге барлыгын миңа әйткәч, башыма шундый уй килде: Тәүфикъ абый теге дөньяда да тыныч кына ята алмый икән. Тел мәсьәләсе килеп чыккач, ул да әйләнеп яткан һәм үзенең дәвамчысы Айнурны Язучылар берлегенә җибәргән. Без телебезне саклап калу өчен нишлибез? Айнур әлеге адымы белән безнең барыбызга да үрнәк күрсәтте», − диде Данил Салихов һәм Айнур Әйделдиновка «иң зур бүләк» дип атап, Габдулла Тукай иҗаты тупланган китап тапшырды.

Сәхнәгә Айнур Тәүфикъ улы күтәрелде. Ул килгән һәр кешегә рәхмәтен белдереп, әтисе белән бәйле истәлекләрен яңартты. «Минем өчен әти гомер буе укытучы һәм дус булды. Кая гына барса да мине үзе белән ала иде ул. Мин аңа чиксез күләмдә төрле сораулар яудыра идем. Ә ул аларның һәрберсенә тыныч кына, матур итеп җавап бирә иде. Элек аңлап бетермәгәнмен, хәзер үзем әти булгач кына аңлыйм: әти шундый сабыр булган! 3-4 класста укыганда татар телен оныта башладым, ә аннары акрынлап, гомумән, рус теленә күчтем. Әти бу күренешне, әлбәттә, кабул итә алмады. Ләкин ул беркайчан да тавыш күтәреп сүз әйтмәде. Русча сорасам, минем сорауларыма җавап бирми иде. Ә бервакыт ул мине бөтенләй урамга уйнарга чыгармый башлады. Көн саен 100 бит татарча китап укыгач кына минем өчен ишекләр ачыла иде», − дип сөйләде Айнур Әйделдинов.

Искә алу кичәсе җыр һәм нәфис сүз белән үрелеп барды. Тамашачылар каршында җырчылар Рөстәм Маликов, Зәринә Хәсәншина, Базарбай Бикчәнтәев, Айгөл Хәйри чыгыш ясады. Тинчурин театры артистлары Гүзәл Галиуллина һәм Зөфәр Харисов Тәүфикъ Әйдинең сәяхәтнамәләреннән өзекләр укыды. Кичәнең алып баручысы журналист Флюра Абдуллина иде.

Замандашлары Тәүфикъ Әйди турында

"Тәүфикъ татарлар белән аралашу өчен велосипедына утырып  чыгып китә иде"

Тәлгат Галиуллин, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы, Тәүфикъ Әйдинең 4 томлык «Сайланма әсәрләр»ен төзүчеләрнең берсе:

Тәүфикъ Әйдинең төп максаты − бөтен дөньяга таралган татарларны бергә җыю, аларны төрки дөньясының аерылмас бер кавеме итеп күрсәтү, татарның бөек шәхесләрен данлау. 60-80 елларда Казанда бүгенге ситуация иде: татар теле кысылган булды, бер генә татар мәктәбе эшләде. Шул вакытта да Тәүфикъ татарның күтәреләчәгенә ышанып яшәде. Ул велосипедына утырып, Мари, Мордва, Пенза якларына татарлар белән аралашу өчен чыгып китә иде. Сумкасында һәрвакыт татарча газета-журналлар һәм квитанцияләр йөртте. Шулай итеп, кая гына барса да, кешеләрне татарча басмаларга яздырды. Тәүфикъ эстоннарны һәм Эстонияне хөрмәт итә иде. Заманында Эстониядә һәр зыялы эстон 5 данә матбугатка язылырга тиеш булган. Бу мәсьәләдә Тәүфикъ татарларга эстоннардан үрнәк алырга чакырды. «Татарлар да үз матбугатын шулай саклап кала ала», − дия иде ул.

Милләтебез өчен бүгенге авыр көннәрдә мин еш уйлыйм: Тәүфикъ үзен ничек тотар иде икән? Ул, әлбәттә, матбугатта үз фикерен әйтер иде, халыкны оешырга чакырыр иде һәм һәрхәлдә үзенең сүзе белән халыкка юаныч бирер иде. Ул: «Халкыбыз бетә дип, пессимизмга бирелергә кирәкми. Татар халкын бетереп булмый. Татар асфальтны ярып үсеп чыккан үлән шикелле. Әмма татарга үзенең үзаңын, милли фикерләвен күтәрергә кирәк», − дип әйтә иде.

"Татар дәүләтен дә аякка бастырачак әле"

Индус Таһиров, галим, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе:

- Тәүфикъ гомере буе милләтенә нур чәчеп яшәде. Ул сәләтле язучы гына түгел, ә чын мәгънәсендә батыр йөрәкле, курыкмас кеше иде. Бик күпләр куркып яшәгән Совет чорында ул үз сүзен әйтә белде. Без аның белән аралашып яшәдек һәм мин аның милләтебез өчен җанын-тәнен кызганмаган кеше булганын беләм. Тәүфикъ төрле шартларда чыдап, авырлыклардан курыкмый, дөньяның төрле почмакларында булып татарны тикшереп һәм барлап чыккан кеше. Шуңа күрә дә без аңа лаеклы бәяне бирергә тиеш. Әмма бәяне биреп бетереп булмый. Чөнки аның шушы кыска гына гомерендә эшләгән эшләре иксез-чиксез. Татар язмышы − ул бөек, авыр язмыш. Мин бер генә дә шикләнмим: Тәүфикъ эшләгән эшләрнең дәвамы буларак, безнең халкыбыз шушы авыр көннәрне батыр рәвештә кичерә. Әйдинең һәрвакыт киләчәгебезгә ышанычы зур иде. Мин дә ул ышаныч тормышка ашар дип ышанам. Милләтебез биеклек юлында. Татар үз милләтен генә түгел, ә дәүләтен дә аякка бастырачак әле.

"Тәүфикъ татарны бер чакрым ераклыктан таный иде"

Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе:

Тәүфикъ Әйдинең тормыш мәгънәсе милләткә кирәк булу булгандыр дип уйлыйм. Тәүфикъ Әйди ул вакытта да кирәк иде, хәзерге көндә дә кирәк. Аның зур теләге бөтен татар милләтен бер дисбе җебенә тезү булды.

Бервакыт Тәүфикъ белән бергә Төркиядә халыкара конференциядә катнашырга насыйп булды. Буш вакытта кешеләр шәһәр күрергә, әйбер сатып алырга ашыга, ә аның уенда бары тик милләт. Мине дә ияртте дә бу, татарларны эзләп чыгып киттек. Шунда ул миңа бер уен уйнарга тәкъдим итте. «Мин татарны әллә каян таныйм. Менә бу кеше татар булырга тиеш. Әйдә тикшереп карыйбыз», − ди, бер кешегә күрсәтеп. Мин: «Бу кеше бит кап-кара, татарга охшамаган да», − дим. Теге кеше янына бардык, сөйләшеп киттек һәм ул Румыния татары булып чыкты. Тәүфикъ татарны әллә кайдан, бер чакрым ераклыктан таный иде.

Ул «аяклы энциклопедия» булды. Татарның кайда күпме яшәгәнен дә белмәгән вакытлар. Ә ул кайсы өлкәдә ничә татар мәктәбе һәм мәдәният йорты барлыгын белә иде. Мәгълүматны бер җирдән дә табып булмый, ә Тәүфикътан сорыйсың − шунда ук дәфтәрен ачып карый да, төгәл саннарны әйтеп бирә.

"Кызганычка каршы" дигән сүзне Тәүфикъ Әйди бетерде

Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык шагыйре:

Тәүфикъның татар теленә мөнәсәбәте бик сак булды. Язучылар үзара сөйләшкәндә яки әсәрләрендә хата җибәрсә, төгәл булмаган гыйбарәләр кулланса, ул шунда ук үткен һәм шактый усал тел белән хаталарны төзәтә иде. Мәсәлән, «Казан утлары» редакциясендә «кызганычка каршы» дигән сүзне ул бетерде. «Кызганычка» дип кенә әйтергә кирәк дип кат-кат аңлата иде. Аның мәктәбе безгә зур сабак бирде. Төрле милләтләр әдәбиятыннан хәбәрдар булуы белән дә шаккаттыра иде.

Мин аны бик оста психолог дип тә әйтә алам. Ул миңа гел: «Нигә син кешеләргә бик тиз ачыласың? Алар бит сине сөйләштереп, синең фикерләреңне, синең сүзеңне урлыйлар», − дип әйтә иде. Һәм бу чыннан да шулай булган, мин моны еллар үткәч кенә аңладым. Үзе күпкырлы кеше булгач, Тәүфикъ Әйди янындагы кешеләрдән дә шундый булуны таләп итте.

"Тәүфикъ белән сөйләшү авыр иде"

Марсель Галиев, Татарстанның халык язучысы, шагыйрь:

Тәүфикъ Әйди Фатих Әмирханнар заманыннан ялгыш кына безнең чорга килеп чыккан, сәер тойгылар уята торган кеше иде. Миңа аның белән Мәскәүдә Әдәбият институтының югары курсларында укырга туры килде. Ул һәрвакыт чиста һәм пөхтә киенеп йөрде. Һәм шул чисталык һәм пөхтәлек тышкы кыяфәткә генә кагылмый. Ул аның күңелендә дә булган. Мин үзем өстәлдә хаос булганын, күп кәгазьләр ятканын яратам. Ә аның бүлмәсенә кереп, өстәленә карасаң, кәгазьләр шулхәтле тигез итеп тезелгән, исең китә! Аларның берсе генә дә 1 миллиметр да читкә чыгып тормый, почмагы почмакка туры килеп тора иде. «Болай ук ярамый бит инде», − дип берәр кәгазьне яки китапны этебрәк куясың, ул тиз генә килә дә аны кире турылап куя.

Тәүфикъ белән күп кешегә сөйләшү авыр иде, аны яратып та бетермәгән кешеләр булды. Моның сәбәбе: аның коточкыч күп белүе. Тәүфикъ кеше белән сөйләшә башласа, йә кеше аны аңламый, йә ул үзе кешенең белмәгәнен белеп ала һәм теге кешегә уңайсыз була иде. «Син гел ул кадәр белеп сөйләшмә инде. Кайчак икеләнгән кебек әйт, «шулай түгелме икән» дигән бул», − дия идем мин аңа бу уңайдан. Ә ул: «Юк, мин алай булдыра алмыйм», − дип кенә җавап бирә иде. Тәүфикъ беркайчан да шаярып, юк-бар сөйләшми иде.

Мәгълүмат өчен: Тәүфикъ Әйди (чын исеме Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинов) — татар язучысы, прозаик, публицист. Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, «Йөртә безне язмыш¬лар», «Кардәшләр кочагында», «Ягымлы моңнар» һәм башка әсәрләр авторы.

1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсенең Шатура районы Туголеевский Бор бистәсендә туа. Сугыш башланыр алдыннан әти-әнисе булачак язучыны Татарстанга алып кайта. Язучының бала һәм үсмер еллары Апас районының Түбән Балтай авылында уза. Сугыштан соңгы елларда Әйделдиновлар Омск өлкәсенең Азов районы Төк авылында яшиләр. Татар мәктәбе булмау сәбәпле, егет казах мәктәбендә укый.

Әйделдиновлар 1954 елда яңадан Апас районының Олы Бакырчы авылына кайта. Соңыннан Түбән Балтайга, үз туган нигезләренә юл тоталар. Тәүфикъ Алабуга китапханә техникумына укый, соңыннан белемен Казан дәүләт университетында, Мәскәүнең икеъеллык Югары әдәби курсларында дәвам итә. Нәкъ шул чорда Әйди үз язмышын язучылык белән бәйләргә карар кыла. Иң элек ул «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли, аннан «Татарстан» журналында баш мөхәррир урынбасары була. Тәүфикъ Әйди гомере буе дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәгән милләттәшләребезне барлады, аларны кайгыртты, ана телебезне яклаучы-саклаучы шәхесләрнең берсе булды. Язучы 2001 елның 2 апрелендә Казанда вафат була. Кабере Әлдермеш авылы зиратында.


Автор: Илгиз ШӘКҮРОВ Фото: Салават Камалетдинов
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев