Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тәтештә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең зона семинары узды

Кичә Тәтешнең “Рябинушка” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең зона семинары уздырылды, дип хәбәр итте “Тетюшские зори” газетасы.

Әлеге чарада Татарстанның Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш районнары педагоглары катнашты. Башта автовокзал янында “Рябинушка” бакчасы тәрбиячеләре һәм балалары, әти-әниләре ярдәме белән, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган флешмоб уздырды, аның “Яшел ут” дип аталуы семинар башлануын да аңлатты. Көн дәвамында тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклашты, осталык дәресләре уздырды, иҗади остаханәләрдә катнашты, танып белүгә корылган видеороликлар күрсәтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев