Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тәтештә Коръәнне иң яхшы укучыларны ачыкладылар

Тәтештәге “Кадрия” мәчетендә якшәмбе, 30 октябрьдә, районда яшәүчеләр арасында Коръән аятьләрен яттан һәм дөрес итеп уку буенча бәйге уздырылды, дип хәбәр ителә "Тәтеш таңнары" сайтында.

Конкурсның максаты – Коръәнне иң яхшы укучыларны ачыклау. Биредә төрле яшьтәге 36 кеше үзен сынап карарга килгән иде.

Районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов җыелучыларны сәламләп, очрашуны Коръән аятьләре укып ачып җибәрде. “Догаларны өйрәнгәч, аларны онытырга ярамый. Һәрчак истә тотып, кабатлап, күңел түрендә сакларга кирәк. Шул вакытта гына изге теләкләребез кабул булыр. Бүгенге бәйге дә әлеге нияттән үткәрелә. Катнашучыларның барысына да уңышлар һәм  бүгенге очрашуыбыз хәерле булсын”, – диде Инсаф хәзрәт бәйгечеләргә мөрәҗәгать итеп.

Районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гүзәл Мингалиева чыгыш ясап: “Бәйге башта районда уза, аннары казыяттә, шуннан соң ТР Диния нәзарәтендә булачак. Анда беренче урынга олы хаҗ, икенчегә – кече хаҗ, өченчегә истәлекле бүләк каралган. Без дә төбәктә сайлап алу үткәреп, районыбызны танытачакбыз ”, – диде, һәркемгә җылы теләкләрен ирештереп.

Шулай итеп Коръән уку башланып китте. Ир-егетләр зур залда калдылар, ә хатын-кызлар икенче каттагы мәдрәсәгә юл алдылар. Комиссиягә билгеләнгән Флера Вәлиуллина, Гөлия Нәбиуллина, Флера Савельевалар егермегә якын мөслимәне – Тәтештән Гөлфия Гарифуллина, Рушания Гыймадиева, Алсинә Әхмәдуллина, Гөлҗиһан Усманова, Ольга Исхакова, Талия Фәтхетдинова, Олы Тарханнан Назирә Койрыкова белән Рузинә Солтанова, Үтәмештән Гөлсинә Шәмсетдинова, Олы Тормыдан Рузалия Хәбибуллиналарны кабул итеп, тавыш, тәҗвид, мәкам буенча бәяләмә куйдылар. Ир-егетләрне – Үтәмештән Рамил Камалов һәм 18 яшьлек Ильяс Ибраһимов, Бакырчыдан Нияз Җаббаров, Олы Тарханнан Камил Фәйзуллин, Келәштән Фәһим Галимов, Алабирдедән Торсымбай Җаббаров, Тәтештән Сәгыйть  Минкиннарны хөкемдарлык иткән Рөстәм Гарифуллинга җиде кеше арасыннан иң-иңнәрен сайлап алырга туры килде.

Барлык номинацияләргә нигезләнеп ясалган нәтиҗәләр буенча, ир-егетләр арасында беренчелеккә Торсымбай Җаббаров ия булды, икенче – Нияз Җаббаров һәм өченче – Сәгыйть Минкин. “Кешеләргә бәя бирү иң авыр гамәлләрнең берсе. Билет алып, анда күрсәтелгән аятьне дөрес уку, тәҗвид, тавышка карап баллар куелды”, – диде Рөстәм хәзрәт алдынгыларның исемнәрен әйткәндә.

Мөслимәләр арасында өстенлекне Үтәмештән Гөлсинә Шәмсетдинова яулады, аңардан соң – Рузинә Солтанова, өченче – Назирә Койрыкова (икесе дә Олы Тарханнан).

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев