Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тәтештә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл ветераннары турында материаллар җыялар

Дистәләгән еллардан соң да сугыш вакытларындагы район тарихының кызыклы фактлары табыла. Бөек Ватан сугышының виртуаль музееның Тәтеш муниципаль районы буенча корпункты “Үлмәс полк” бүлегенә районда яшәүчеләр – сугышта катнашучылар, тыл эшчәннәре һәм сугыш чоры балалары турында мәгълүматлар җыя. 9 Майда “Үлмәс полк” акциясе барышында күтәреп барылган фоторәсемнәр виртуаль музейның аерым битләре булып кертеләчәк. Районда яшәүчеләрнең барысына да үтенеч: фоторәсемнәрне һәм әлеге кешеләр турындагы мәгълүматларны Тәтеш төбәге тарихы музеена җибәрсәгез яки китерсәгез иде. Адресы: Тәтеш, Ленин урамы, 25нче йорт; тел/факс: 8(84373) 2-55-07; e-mail: muzeitet@mail.ru .

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев