Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тәтеш сабыйлары “Корней бабайның әкият дөньясы”нда булды

Тәтешнең Балалар китапханәсендә эшләүчеләр Үзәк ял паркындагы агачлар күләгәсендә «2016 секунд уку!» акциясе үткәрде. “Тетюшские зори” бүген шул хакта хәбәр итте. Шул рәвешле, олылар “Малыш” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә биредә ачык һавада 33 минут 6 секунд дәвамында Корней Чуковскийның «Федорино горе» шигъри әкиятен сәнгатьле итеп укыдылар. 1926 елда беренче тапкыр басылып чыккан әсәр “Библиоша” курчак театры артистлары тарафыннан җанландырылып, сабыйлар хәтерендә тагын да ныграк сеңеп калды. Биредә бакча балалары шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, берничә буын бала укып үскән «Муха-Цокотуха», «Доктор Айболит», «Краденое солнце», «Мойдодыр» һәм башка әсәрләреннән өзекләр укылды. Анда катнашкан һәрбер бала “Корней бабайның әкият дөньясы” күргәзмәсенә куелган китапларны кызыксынып карады. Шушы чарадан соң балаларның китапларны мөмкин кадәр күбрәк уку теләге туды. Моның өчен аларга китапханәгә язылып, аның даими укучысына әйләнергә тәкъдим ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев