Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Термин.гыйлем.про" проектында татар терминнары тупланачак

"Татар телендә терминнарның булмавы - глобаль проблема түгел. Телгә термин калька рәвешендә күчәргә мөмкин. - дип саный "Гыйлем" фәнни-популяр порталы редакторы Айдар Шәйхин. Бу хакта ул "Татар-информ"га биргән интервьюсында белдерде. "Бүген фәннең төп теле - инглиз теле. Бик күп фән терминнарны инглиз теленнән алына. Терминнарның күбесенең русчасы юк, әмма шуңа карамастан рус телендә бик күп фәнни материаллар чыга. Руслар бу проблеманы хәл итә", - ди ул. "Традиция", "процесс" сүзләре татар теле өчен табигый сүзләр, ләкин алар башка телдән кергән. "Мәктәп", "китап" - шулай ук татар сүзләре түгел, алар гарәп теленнән кергән, ләкин без аларны алыштырмыйбыз, чит телдән кергән терминнардан баш тарта алмыйбыз. Шул ук вакытта без терминнарны үзебез ясый алабыз. Сүзнең татар теленә тәрҗемә итеп бирелүе аңлаешлы итә ала икән, без ул ысулны куллана алабыз, ди Айдар Шәйхин.

"Каюм Насыйри терминнарны тапкан бит!"

Татарча терминнар юк, дип, татар телендә математиканы, физиканы укытудан, шул фәннәр буенча материал язудан баш тарткан кеше - ул ялкау кеше. Безнең галимнәребез татар телендә математика, физика буенча укытканнар, югары уку йортлары өчен дәреслекләр чыгарганнар. Бу мирастан баш тарту ул бик зур хата булыр иде. "Гыйлем" проектының үрнәк шәхесләре бар, иң беренче чиратта ул - Каюм Насыйри. К.Насыйри "Әбүгалисәнә"не дә язган, календарь дә чыгарган, төрле фәнни язмалары бар. Ул бит  терминнарны тапкан. Бүген дә бу эшне эшләп була, проблема юк, ди әңгәмәдәш.

"Термин.гыйлем.про" проектында татар терминнары тупланачак

Хәзер терминнар ясау процессы матбугатта, беренче чиратта, интернет матбугатта бара. Безнең өлкән галимнәребез бу процесска җитешә алмый, миңа калса. Безнең алдагы проектыбыз - "Термин.гыйлем.про" сайтын ачу. “Термин.гыйлем.про”да татар телендә терминология сүзлеген төзәячәкбез. Төрле фәннәрдән терминнар сүзлекләре бар, ләкин аларның тиражлары аз, аларны табып булмый. Шул базаны кулланып, без аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәрбез. Алга таба өстәп барырга да мөмкин булачак", - дип, алда торган максатлары турында сөйләде Айдар Шәйхин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев