Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тәмле һәм матур салат ясауның берничә сере

– Яшелчәләрне чистартыр алдыннан әйбәтләп агымсуда юалар. Кишер, чөгендер, редиска һәм башка тамыр-азыкларны щетка белән юарга кирәк. ov – Яшелчәләрнең кабыгын мөмкин кадәр юка итеп әрчергә кирәк, чөнки организмга кирәкле матдәләр күбрәк кабык астында була. – Каты яшелчәләрне вак итеп турарга кирәк. rez – Салат өчен пешерелгән ризыкларны суытырга кирәк. Җылы һәм салкын продуктларны бергә кушарга ярамый. Болай эшләгәндә салат бик тиз бозыла. – Чи яшелчә салатларын ашар алдыннан гына ясарга кирәк, чөнки туралган яшелчәләр озак торса тәмсезләнә. – Салатларга тозны өстәлгә куяр алдыннан гына салырга кирәк. sol – Салатларны бары тик эмаль, керамик, пыяла, фарфор савытларда гына әзерлиләр һәм саклыйлар. Металл савытларны кулланырга ярамый. – Бәйрәм табынына куела торган салатларны төрлечә итеп бизәргә кирәк. Алар тәме белән дә, матурлыгы белән дә үзенә тартып торсын.  
Татар ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев