Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Телнең киләчәге, аның кулланылышы һәм сакланышы хакында укытучыдан да күбрәк белүче юктыр...

Россия законнары, аның Конституциясе һәр халыкка туган телен өйрәнүгә хокуклар биреп, төбәкләрдәге җирле хакимиятләр тарафыннан шартлар тудырылып та байтак ата-аналар балаларының үз туган телен өйрәнүенә каршы. Россиядә беренчеләрдән булып, Ульяновск шәһәрендә ана теле укытучыларының төбәкара Форумында катнашучылар әнә шул хакта борчылып сөйләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Форумда 400гә якын татар, чуваш һәм мордва теле укытучысы туган телне укытуга бәйле булган проблемалар, бүгенге глобализация шартларында телне саклау һәм гаиләдә милли тәрбия мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Милли телләр укытучыларының уртак Форумын уздыру очраклы түгел, чөнки аларның һәрберсен дә берүк проблемалар борчый, уртак язмыш бәйләп тора. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белдергәнчә, Россиянең барлык төбәгендә дә туган телне укытуга бирелгән сәгатьләр санының аз булуы борчый. Телнең киләчәген, аның кулланылышы һәм сакланышы хакында укытучыдан да күбрәк белүче юктыр. Ульяновск шәһәрендә барлык мәктәпләрдә дә диярлек татар теле дәрес, түгәрәк һәм факультативларда алып барыла, ләкин йөрүчеләр аз. Мәктәпләрдә татар теле түгәрәкләре эшләсә дә, байтак бала анда йөрүне кирәк санамый. Аеруча катнаш гаиләләрдә туган балалар. Озак еллардан бирле өлкәнең татар автономиясендә мәгариф мәсьәләләре белән шөгылләнүче Әлфия ханым Әбетдинова белдергәнчә, мәктәпләрдә укучы 14514 татар баласының бары тик 8 меңнән артыгы гына ана телен өйрәнүгә йөри. Укытучы да бар, дәреслекләр дә җитәрлек, ә менә ата-аналар балаларын үз телләрендә укытырга теләми. Чынлы районы Юеш Бөгернә авылы мәктәбендә татар теле түгәрәген 1993 елдан бирле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлия Хәлиуллова алып бара. Балалар йөрергә теләсә дә, әниләре каршы, ди. Авыл районнарындагы укытучыларның байтагы өлкәнең “Өмет” газетасы белән дә тыгыз элемтәдә тора, кайберләре хәбәрче вазифасын да башкара. Проблемалар һәм югалтулар белән бергә табыш һәм уңышлар да юк түгел. Озак еллар татар мәгариф системасында эшләүче Әлфия Әбетдинова Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, әӘ Димитровград шәһәрендәге Г.Тукай исемендәге мәктәпнең татар теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллина әле яңа гына Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алып кайтты. Бүгенге Форумда аны да зур трибунадан котладылар. Форумда Ульяновск өлкә хөкүмәт рәисе Александр Смекалин журналистлар белән очрашуда төбәк мәктәпләрендә алга таба да милли телләрне укытыр өчен шартлар тудырылачак диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев